Зәйлеләр бүген тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты
Зәйдә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Динар Гыйззәтуллин белән хушлаттылар.
Динар Замир улы белән хушлашу мәрасиме Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда үтте. Анда район, республика җитәкчелеге, хәрбинең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм зәйлеләр җыелды.
-Без бүген илебез чикләрен саклап Ватан сагына баскан Динар Замир улы Гыйззәтуллинны соңгы юлга озатабыз. Күп егетләребез бүгенге көндә безнең тынычлыгыбыз һәм иминлегебез сагында тора. Кызганычка каршы, хәрби бәрелешләр югалтуларсыз булмый. Хөрмәтле Регина Идияловна, Динарның һәлак булуы сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Сезнең белән бергә бар Зәй халкы кайгыда. Динар сезнең өчен яраткан ул булса, хезмәттәшләре өчен ышанычлы иптәш иде. Аның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, - диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин чыгыш ясады.
-Безнең егетләребез үз тормышлары бәрабәренә киләчәк буынның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшә. Хөрмәтле Регина Идияловна, без сезнең белән бергә кайгырабыз, сез илебезнең чын патриотын тәрбияләгәнсез, сезнең улыгыз белән горурланабыз, - диде Иван Гущин.
Россия Оборона министрлыгы, республика хәрби комиссариаты, Динар хезмәт иткән командование часте исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов җиткерде.
-Без бүген батыр солдатны соңгы юлга озатабыз. Динар батырлык үрнәге күрсәтеп, Ватаныбыз сагына басты. Аңа мәңгелек дан, - диде хәрби комиссар.
Батыр егетне зал бер минутлык тынлык белән искә алды.
Динар Гыйззәтуллин Югары Шепкә зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев