Зәйгә «Уңыш бәйрәме» н билгеләргә мәртәбәле кунаклар килде
Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Уңыш бәйрәме — 2024» үтә.
Анда район җитәкчеләре, мөхтәрәм авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары белән берлектә дәрәҗәле кунаклар да катнаша. Алар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев, Рияз Комаров һәм башкалар.
Кунаклар иң башта Мәдәният сарае фойесында урнашкан район авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәнлеген гәүдәләндергән күргәзмәне карадылар. Быел күргәзмәдә гаилә династияләре белән хезмәт куючылар, алдынгы механизаторларның фотосурәтләреннән аерым стенд әзерләнгән иде. Кунаклар комбайнчылар белән бергә үзенчәлекле фотозонада истәлеккә рәсемгә төштеләр. Район сәнгать әһелләре, балалар чыгышларын күреп хозурландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев