Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйгә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары килде

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин булды.

Адель Рәфыйкович Республика матди ярдәм үзәгенең 20нче бүлеге, «Радость» халыкка социаль хезмәләрт күрсәтү һәм мәшгульлек үзәкләре хезмәт коллективлары белән очрашты.

Министр урынбасары Зәйнең социаль учреждениеләре хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады һәм аларны Татарстан Республикасының төрле тармаклары, шул исәптән социаль тармаклары үсеше динамикасы белән таныштырды.

Адель Рәфыйкович районда социаль учреждениеләр хезмәт коллективларының һәм социаль яклау бүлегенең бердәм эшләвен билгеләп үтте, яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото “Радость” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев