Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйгә «Җомга марафоны» килде

Бүген Зәйгә «Җомга марафоны» килде. Аның кысаларында шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә районның дин әһелләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне, телне пропагандалау юнәлешендә эшләүче җәмәгать эшлеклеләре катнашында очрашу үтте.

Фикер алышуларга Казаннан «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Терэк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры, «Җомга марафоны» проектын алып баручы Илназ Гыйлемханов, «Терэк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды президиум башлыгы, татар телендәге «Әс-сәлам» газетасының баш мөхәррире Мансур Хашимов, автор башкаручы, мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов килделәр. 

Соңгы елларда республикабызда татар телен саклау, аны заманча проектлар белән киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, ана телебезне төрле буын вәкилләре тарафыннан көндәлек тормышта куллануга ирештерү максатында актив эш алып барыла. «Җомга марафоны» да әнә шуны күздә тотып узган елдан алып оештырыла башлаган. Проект ТР Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөселманнары Диния назәрәте белән берлектә тормышка ашырыла, дип ассызыклады аны оештыручы Илназ Гыйлемханов. Иң башта ул төрле районнарга чыгып җомга көннәрендә очрашулар алып барудан башланган, хәзер исә дин әһелләренә уңайлы көннәрдә район үзәкләренә сәфәрләр кылына икән. 

— Республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга, күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту өчен, «Җомга марафоны» дип аталган проект тәкъдим итәбез. Узган ел башланып киткән марафон менә бүген Зәй җирлегендә 37нче тапкыр оештырыла. Танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә вәгазь уку, мөнәҗәтләр башкару, халыкның сорауларына җавап бирү, ул чараның видео форматын социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә таратуны күздә тотып эшлибез, — дип сөйләде «Әс-сәлам» газетасының баш мөхәррире Мансур Хашимов.

— Билгеле булганча, мәчетләргә йөрүче дин кардәшләребез төрле тәрбияви вәгазьләрне ишетәләр, күңелләренә сеңдерәләр. Хәзер күбрәк даирәне колачлау максатында, яшь буын, төрле яшьтәге кешеләр белән очрашуларны мәктәпләрдә, мәдәният учакларында үткәреп, әнә шул тәрбияви үгет-нәсихәтне бирергә тырышабыз. Зәйдә бик күп төрле милләт вәкилләре яши, аларның үзара дустанә мөнәсәбәттә булып гомер итүләре, бер-берсенең динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәүләре белән республикада үрнәк булып тора. Район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның эшне эзлекле алып баруына без бик сөенәбез. Рамазан ае башланыр алдыннан бу сәфәребез күбрәк кешене дини йолаларыбызны башкаруга тартуны да үз эченә ала, — диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Кунакларны һәм район җәмәгатьчелеген район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин сәламләде. 

— Галимнәр җир шарының теләсә кайсы урынында яшәүче халыклар белән аралашу өчен 14 тел белү җитә дигән фикердә, шулар арасында татар теле дә бар. Әлеге мисал телне саклау эшенә бар көчебезне куярга этәргеч булып тора. Монда һәркем эшне үзеннән башларга тиеш. 

Көндәлек эшчәнлегебездә туган телебезгә көннән- көн зуррак урын бирә барырга кирәк, бу бүгенге җитәкчеләрнең киләчәк буыннар алдындагы зур бурычы һәм ата- бабаларыбыз рухына тугрылыгыбыз дип саныйм.

Районда барлык рәсми һәм мәдәни чаралар, спорт ярышлары рус һәм татар телләрендә үткәрелә, җитәкчеләребез халык алдында ике телдә чыгыш ясыйлар. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла. Район китапханәчеләре китап аша балаларда кечкенәдән татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Телебезне саклауда матбугат чаралары мөһим роль уйный. Тарих битләренә күз салсак, район җирлегендә иң беренче газета нәкъ менә татар телендә нәшер ителә — мең тугыз йөз утыз бишенче елда «Кызыл Зәй» газетасы чыга башлый. Бүген зәйлеләр район яңалыклары белән татар телендә Зәй муниципаль районы рәсми сайтында, «Зәй офыклары» газетасы һәм социаль челтәрләр аша таныша ала. Районда мең тугыз йөз туксан икенче елдан эшләп килүче җирле телевидение дә беренче
көннәрдән үк тапшыруларын ике дәүләт телендә алып бара. Татар телен үстерүгә дин әһелләре дә үз өлешен кертә. Бүгенге очрашудан бай рухи азык һәм файдалы мәгълүмат алып китүегезне телим, — диде ул. 

Чыгышлар соңында динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау, үсеп килүче яшь буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Рәхмәт хатларына татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфисә Гатиятуллина, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина, «Якты кондыз» балалар бакчасының татар теле буенча педагогы Зоя Антонова, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә китапханәчесе Венера Галимова лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев