Зәйгә автобус марафоны килде
Бүген Зәйгә «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны килде.
Ул шәһәрнең физкультура-сәламәтлек комплексы каршында туктап торып зәйлеләр игътибарын җәлеп итте. Марафон спикерлары ТРның Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе ААҖ генераль директоры Илшат Әминов һәм Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин «Энергетик» Мәдәният сараенда район активы белән аралаштылар. Алар илдә, республикада, районда алып барылучы сәясәт, мөһим программалар турында сөйләделәр.
Иван Гущин үз чыгышында 2018 елның 28 июнендә төзелгән һәм аерым архитектура һәм археология объектларын, шулай ук Казан, Чистай, Алабуга, Биләр һәм республиканың башка тарихи торак пунктларын саклау һәм үстерү буенча системалы һәм комплекслы эш алып баручы үзе җитәкләгән ведомство эшчәнлеге турында бәян итте. Әлеге территорияләрдә бердәм дәүләт реестрына кертелгән мәдәни мирас объектларының 70 проценты диярлек тупланган.
— Татарстанда барлыгы 6 меңгә якын тарихи объект дәүләт саклавында тора, алар зур мәгърифәтчелек максатына ия, заман һәм буыннарны берләштерәләр. Фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча 102 мәдәни мирас объекты комитет тарафыннан бердәм дәүләт реестрына кертелде, ә 179 объект ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә куелды. 2023 елда архитектор-реставраторлар игътибарында Татарстанның 30дан артык тарихи һәм архитектура һәйкәле булды.
Комитет эшчәнлегендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән объектларга аерым игътибар бирелә. Бу Казан Кремле һәм Успение монастыре ансамбльләре, Болгар тарихи-археологик комплексы. Узган елның сентябрендә Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Гомумән, мәдәни һәм икътисади ресурс кебек мирасны саклау һәм арттыру — республика хакимият органнарының өстенлекле бурычларының берсе, — диде комитет рәисе.
Аның сүзләрен дәвам итеп Илшат Әминов мөһим социаль проектларның тормышка ашырылышына тукталды.
— Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык төрле федераль һәм республикакүләм проектлар, программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар мөһим урын алып тора, — диде ул.
Зәй районы да программаларны, конкурсларны һәм грантларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2023 елда ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Зәй шәһәрендә «Дулкын-Волна» бассейны төзелде. Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, 2 нче мәктәп, Югары Шепкә мәктәбенең азык-төлек блогы ремонтланды. Моның өчен республика бюджетыннан 231 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Шулай ук Түбән Биш мәктәбе яңартылды. 2023 елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Доброшкола» программасы кысаларында 9 нчы мәктәпнең бер өлеше яңартылды.
«Татнефть» ААҖ гранты акчасына — 13,5 млн сумга — 6 нчы мәктәптә ашыгыч хәбәр итү системасы булдырылды, 4 нче мәктәптә санузеллар яңартылды. «Каенкай», «Салават күпере», «Якты кондыз», «Кояшкай» балалар бакчаларында муниципаль бюджет һәм "Татнефть«гранты акчасына икенче эвакуация чыгу юллары булдырылды.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында узган ел Сарсаз-Баграж авылында 6,8 млн сумга фельдшер-акушерлык пункты төзелде, ул 335 кешегә хезмәт күрсәтә. 4,4 млн сумга Кабан Бастрык, Сәрәпәле, Сармашбаш, Иске Тәкмәк, Урта Баграж, Дүрт Мунча, Югары Пәнәче авылларындагы ФАПлар ремонтланды.
Капиталь ремонт программасы буенча Зәй районында узган ел 71,6 млн сумга 17 йортта төзекләндерү үткәрелде.
«Безнең ишегалды» биш еллык программасын тормышка ашыру кысаларында районда 152 ишегалды территориясе төзекләндерелде, шуларның 19ы узган елда ремонтланды.
«Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда «Чаллы — Зәй — Әлмәт» автомобиль юлының гомуми озынлыгы 8,7 км булган 2 участогы ремонтланды. Шулай ук «Зәй — Сухрау» юлы, Югары Мәлем авылында Басар елгасы аша күпер төзекләндерелде. Муниципаль юл эшләре программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 7 шәһәр
объектында 27,4 млн сумга эшләр башкарылган. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру өчен 5 млн сумга юл билгеләре куелды, җәяүлеләр үтү урыннары, ясалма тигезсезлекләр һәм башкалар барлыкка килде. 19 млн сумга Зәй шәһәрендә 8 һәм Дмитрау авылының 2 урамында юл челтәрен ремонтлау буенча республика программасы буенча эшләр башкарылды.
Шулай ук су белән тәэмин итү челтәрләре яңара. 2021 елдан догазификация программасы буенча эш оештырылды. Хәзер 288 килешү төзелгән, газүткәргеч 256 йорт хуҗалыгына җиткерелгән, 202 йортка тоташтырылган.
Зәйдә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча эшләр дәвам итә. Проект гамәлдә булган чорда шәһәрдә ике парк төзекләндерелде, хәзерге вакытта «Яшьләр» паркын булдыру буенча эшләр дәвам итә. Бу уңайдан архитекторлар, җәмәгатьчелек һәм халык белән очрашулар уздырылды. Нәтиҗәдә, тренажерлар һәм гимнастика комплексы белән мәйданчык, балалар уен шәһәрчеге, балалар өчен зур комлык барлыкка килде. Брусчаткадан тротуарлар, спорт объектлары, балалар уен комплекслары һәм кече архитектура формалары урнаштырылды. Парк яктырту, эскәмияләр һәм ял итү урыннары белән тулыланды. Баскетбол уйнау, скейтларда, велосипедларда һәм скутерларда йөрү өчен аерым мәйданчыклар бар. Паркны булдыру эшләре быел да дәвам итәчәк.
Болар турында спикерлар белән сөйләшүләрдә искә алынды. Моннан тыш, «Энергетик» Мәдәният сарае фойесында марафон кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде. Панель дискуссиядә катнашучылар республика образы — уңышлы, имин, тыныч һәм тату яшәүче төбәк белән таныша.
Соңыннан мәдәният сарае тамаша залында «Татарстан» җыр-бию ансамбле концерты тәкъдим ителде.
Автобус республика буйлап 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк һәм республиканың 29 районын колачлый. Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев