Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдән Луганск госпитальләренә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Бу - «Закамье-Помощь госпиталям» волонтерлар төркеме аша Зәйдән озатылган 19нчы гуманитар ярдәм.


 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде. Ә гуманитар ярдәм илтү өчен машинаны КАМАЗ җәмгыяте биргән. 
Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшь армиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.


 -Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм. Зәйлеләр, күрше шәһәрләр көче белән җыелган гуманитар ярдәм бу. Бүген без Зәйдән гуманитар йөкнең утызынчы зур партиясен җибәрәбез. Бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу игелекле эшнең башында Наталья Березина тора, ул госпитальләргә ярдәм күрсәтү юнәлеше буенча эш  алып бара. Машина кирәкле әйберләр белән тулы. Изге юллар, хәерле сәгатьтә, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Зәй, Бөгелмә,  Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылында яшәүче битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр берләшеп, уртак җиңү өчен, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең тугыз ноктасының үзәге – Зәй. Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган. Зәй, Бөгелмә,  Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылында яшәүче битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр берләшеп, уртак җиңү өчен, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең тугыз ноктасының үзәге – Зәй. Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган. 

Зәй оешмалары-предприятиеләре арасында  ГРЭС, Техно, Зәй крекеры, район үзәк дәваханәсе, "Хыял", "Линия тока" кибетләре, "Апрель" аптекасы һәм башкалар зур өлеш кертә.


Җыелган гуманитар ярдәм арасында озак саклана торган азык-төлек, алмаш киемнәр, юрган, мендәр, матрас, медикаментлар, култык таяклары, урын-җир әйберләре, су мичкәләре, буржуйка мичләр, окоп шәмнәре һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләр бар. Шулай ук балалар, укучылар рәсемнәре, хатлар да, сувенирлар да йөк машинасында урын алды. Гуманитар ярдәмне йөк машинасына төяүдә Зәй политехник көллият студентлары,  укучылар зур ярдәм күрсәтте.


Җыелган гуманитар ярдәм Луганск госпитальләренә һәм складка бушатылачак. Бирегә 70ләп подразделениедән хәрбиләр гуманитар ярдәмне алу өчен килә. Алар арасында Татарстаннан да хәрбиләр күп.  Без аларның Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев