Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдән госпитальләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

1 ноябрьдә Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан Луганск госпиталенә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды.

Бу — «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме волонтерлары аша Зәйдән озатылган 24нче гуманитар ярдәм. 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде.

Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.

-Госпитальләргә гуманитар ярдәм җибәрү юнәлеше безнең барлык Кама аръягы зонасын колачлый. Без моның өчен күрше муниципалитетларга, авыл җирлекләренә рәхмәтле. Әлбәттә, бу эшне оештыручы Наталья Березинага иң зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Гуманитар йөктән 70ләп хәрби госпиталь һәм Лугансктагы хәрби частьләр файдаланачак. Безнең зур эшебез уртак җиңүне якынайтсын, — диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.

Йөк машинасында госпитальләр һәм хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр урын алган. Госпитальләргә инвалид коляскалары, култык таяклары, биотуалетлар, алмаш кием, җылы оекбашлар, җылыткычлар, медикаментлар, хәрбиләргә су һәм ягулык мичкәләре, челтәр-рабица, яшелчәләр, исемле посылкалар һәм башкалар җибәрелде.

Йөкне төяүдә укучылар һәм студентлар ярдәм итте. Яңгыр явып торуга карамастан, егетләр алмаша-алмаша тырышып эшләделәр.

Гуманитар йөкне тәҗрибәле машина йөртүче Виталий Софин илтә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев