Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә хатын-кыз сугыш ветераны бәйрәм котлаулары кабул итә

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваны тәбрикләде.

Район җитәкчесе мөхтәрәм затны котларга ветеран яшәгән йортка, аның кызы гаиләсенә килде. Үзенә булган ихтирам-хөрмәттән, дулкынланудан Анна Ивановнаның күзләре яшьләнде. Разиф Галиевичтан лалә чәчкәләре букетын, истәлекле бүләкне ветеран аягөсте басып кабул итте.

«Анна Ивановна, сез безнең райондагы иң мөхтәрәм хатын-кыз. Бөек Ватан сугышы чорында ирләр белән беррәттән Ватан иреге өчен көрәшүегез, батыр кыз булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сәламәт булып, әле мөмкин кадәр безнең арада булуыгызны телибез», — диде район башлыгы.

Анна Моисеева, район башлыгына үзләре башыннан кичкәннәр турында хәтерендә калган мизгелләрне сөйләде. Бүгенге тормышның имин булуын, моның өчен хәзерге буынның алар үрнәгендә ватанпәрвәрләр булып тәрбияләнүе мөһим булуын ассызыклады.

Ветеранны котларга район башлыгы белән бергә район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова да килделәр.

«Анна Ивановна, сез безгә бик кадерле һәм бүгенге яшьләрне тәрбияләүдә бик кирәк. Саулыкта, балалар, оныклар хөрмәтендә яшәгез», — диде Алексей Алексеев.

Анна Моисеева бүгенге көндә 7 онык, 8 оныкчык һәм бер оныкчыгының кызы өчен дә әби. Ул инде бәйрәм уңаеннан бүләкләрне гаилә әгъзаларыннан кабул итәргә керешкән. Кызы белән кияве матур, җылы казаки, бер оныкчыгы бәйрәм торты пешереп алып килгән. Иртәгә исә ветеран янына башка оныклары да җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев