Зәйдә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узды
22 июнь — Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган бу көнне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне — 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта илебез 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына. Зәйдә бу көн уңаеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг узды.
Митингта район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр, балалар, Зәй халкы катнашты.
— Сугыш афәте һәр гаиләгә кергән, кайгы кермәгән өй калмагпн. Зәй районыннан гына да 11600 кеше Ватанны сакларга фронтка киткән. 7410 якташыбыз сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган. Бөек Ватан сугышында гомерләрен дә кызганмыйча фашист илбасарларына каршы сугышкан, килер буыннарга якты киләчәк бүләк иткән геройларыбыз халык күңелендә мәңге яшәр. Бүген янә илебезне ныклыкка сыныйлар — Россия явыз көчләргә каршы көрәш алып бара. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, — диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
Митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән яуда үлеп калган райондашларны искә алдылар. Соңыннан Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев