Зәйдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды
Комиссиягә 2024 елның көзендә Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылачак 15 егет чакырылган иде.
Зәй хәрби комиссариатында район башлыгы Разиф Кәримов һәм чакырылыш комиссиясе рәисе Эмиль Галеев катнашында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды. Утырышта шулай ук хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм комиссия әгъзалары катнашты. Анда агымдагы елның көзендә хәрби хезмәткә китәчәк егетләрнең документлары каралды һәм тиешле карарлар кабул ителде.
Район башлыгы комиссиягә килгән хәрби хезмәткә чакырылучыларга яхшы хезмәт итүләрен, армия хезмәтеннән соң туган районыбызда хезмәт куюларын теләде.
Шулай ук утырышта гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә намуслы тырыш хезмәтләре өчен 6нчы мәктәп һәм политехник көллиятнең тормыш иминлеге нигезләре укытучылары Александр Ширяев һәм Андрей Кырмагинга республика хәрби комиссары Мактау грамоталары тапшырылды.
Бу көздә районыбыздан егетләрне хәрби хезмәткә озату биш мәртәбә оештырылачак. Аның беренчесе 28 октябрьгә билгеләнгән. Соңгы төркем 4 декабрьдә китәчәк.
Бүген комиссия әгъзалары каршына 15 егет басты. Аларның барысы да армиягә теләп китүләрен белдерде.
Артур исемле егет ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләвен белдерде. Эмиль Эдуардович егетнең теләген исәпкә алып, хәрби комиссарга аңа бу мәсьәләдә булышлык күрсәтергә чакырды.
Степан 8 ноябрьдә армия сафларына китәчәк. Ул С категорияле машина йөртү таныклыгына ия. Аның хәрби хезмәткә яраклылык буенча «А1» категориясенә ия булуы хәрби бурычны уңышлы үтәргә әзер булуын күрсәтә.
— Мин Ватан алдында хәрби бурычымны үтәргә әзер! — диде егет.
Комиссия әгъзалары егетләргә теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
— Әти-әниләрегезгә хатлар языгыз, һәрвакыт алар белән элемтәдә булыгыз. Хәзер армиядә телефон йөртү рөхсәт ителә. Җай булу белән шалтыратырга була, әмма хатлар языгыз. Смс-хәбәрләр телефонда югалачак, ә сезнең тарафтан язылган хатлар озакка сакланыр, — диде алар.
Якын арада егетләр бөтен Россия буенча хәрби хезмәт үтәргә, шул исәптән Зәй муниципаль районының шефлыкка алынган хәрби часть — Знаменск шәһәренә юл тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев