Зәйдә халык җыеннары һәм хезмәт коллективлары белән очрашулар башланды
Бүген хезмәт коллективлары белән беренче очрашу ГРЭСта узды.
Бүген Зәй муниципаль районында авыл җирлекләрендә һәм шәһәр микрорайоннарында халык җыеннары, шулай ук предприятиеләрдә хезмәт коллективлары очрашулары башланды.
Беренче очрашу ГРЭСта узды. Анда 2024 елның беренче яртыеллыгында муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды.
Шулай ук бүген кичке сәгать 5тә 6нчы мәктәптә Яңа шәһәр микрорайонында яшәүчеләр белән очрашу булачак.
Халыкның көнкүрешене тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре барлык борчыган сорауларга җавап бирәчәк.
Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә барлыгы 53 очрашу узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев