Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне үзе озата барды.

Узган атнада Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән 20 тонналы ике йөк машинасы махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Аның берсе — Луганск госпитальләренә, икенчесе махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрелде.

Без — бергә!

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде. 

-Бүген без ике юнәлеш буенча гуманитар колонна җибәрәбез. Аның беренчесе — «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме, икенчесе фронт линиясе буенча хәрби якташларыбыз һәм аларның командирлары заявкалары буенча җыелды. Барлык зәйлеләр, күрше шәһәрләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча зур эш алып бара. Ә гуманитар ярдәмне җыюның үзәге булып Зәй тора. Машиналарда махсус хәрби операциядәге егетләр өчен мөһим булган әйберләр урын алды. Шулай ук без хәрбиләргә бу юлы да район газеталарын җибәрәбез. Бу газеталарда махсус хәрби операция темасы зур урынны алды. Балаларыбыз солдат абыйларына актив төстә хат язды. Безнең хәрбиләребез туган яктан җылы хәбәрләр алачак. Бу ярдәмебез Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләребезгә безнең терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен, — диде район башлыгы Разиф Кәримов, чыгыш ясап.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ике машина — «Нива» һәм «ВАЗ-2109», генераторлар, бензопычкылар, төзелеш, җылылык изоляциясе материаллары, автомобильләр өчен запас частьләр, мич-буржуйкалар, маскировкалау челтәрләре, эчке киемнәр, тәм-томнар һәм тагын бик күп башка әйберләр җибәрелде. Моннан тыш, Зәй хәрбиләре Ватанны саклаучылар бәйрәменә исемле посылкалар да алачак. Ә «Зәй офыклары» газетасының бу санын без Ватаныбыз сагында торучы кыю торучы егетләребезгә багышладык. Газеталардагы язмалар егетләрне сөендереп, туган якта аларны көтүләрен, җиңү өчен тылда да көрәш баруын аңларга ярдәм итәр. 

Госпитальләргә ярдәм

«Закамье — Помощь госпиталям» төркеме волонтерлары уртак җиңү өчен, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар. Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә халкы җыя торган гуманитар ярдәмгә казанлылар һәм мәскәүлеләр дә кушылган хәзер. 

-Безнең ярдәм госпитальләргә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә бара. Бу юлы без госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләргә пижамалар, култык таяклары, инвалид коляскалары, җылы киемнәр, хәрбиләргә техник су һәм ягулык өчен мичкәләр, рабица, пленка, җылы курткалар, маскировка челтәрләре, аптечкалар җибәрәбез. Бу — безнең зур җиңү өчен кечкенә булса да керткән өлешебез, — ди «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме җитәкчесе Наталья Березина.

Госпитальләргә гуманитар ярдәм илтү өчен йөк машинасын «КАМАЗ» АҖ биргән.

Кече Ватаннан ярдәм хәрбиләргә көч бирә 

Гуманитар йөкне район башлыгы Разиф Кәримов үзе озата китте. Аның белән бергә «Зәй җылысы» хәйрия фондыннан Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, машина йөртүчеләр Рәйхат Габидуллин, Рөстәм Латыйпов та юлга кузгалды. Зур йөк машинасы руле артында тәҗрибәле йөртүче — Виталий Софин. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы якташларыбыз турында сөйләр өчен махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янына безнең хезмәттәшебез — «Зәй информ» телеоператоры Александр Тимофеев та китте. 

Зәй делегациясе гуманитар ярдәмне якташларыбызга тапшырып, 5000 чакрымнан артык юл үтте.

Район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән аралашып, барлык зәйлеләр исеменнән аларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады,  сәламәтлек, батырлык, ныклык һәм рухи көч, Җиңү белән туган якка исән-имин кайтуларын теләде. Хәрбиләр, үз чиратында, якташларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз әйтүенчә, Зәй районыннан фронт сызыгында булучыларга зур ярдәм килә. Кече Ватаннан мондый ярдәм хәрбиләргә көч бирә, аларны туган якта көтүләрен аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев