Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә узган елга йомгак ясыйлар, агымдагысына планнарны барлыйлар

Бүген Зәйдә муниципаль район Советының узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнарга багышланган йомгаклау сессиясе була. Аның эшендә катнашу өчен районга ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов килде.

Иң башта министр һәм башка дәрәҗәле кунаклар район башлыгы Разиф Кәримов озатуында җитештерү предприятиеләрендә, социаль учреждениеләрдә булдылар.

Бигрәк тә аларны шәһәрдә урнашкан «Техно» заводы кызыксындырды. Чөнки биредә җитештерү процессы нәтиҗәсендә һавага газ чыгу мәсьәләсе алдагы елларда халыкны борчыган тема иде. Хәзер исә завод күләмле экологик программаны тормышка ашырып, бу уңайдан республикабызда, илдә үрнәк предприятиеләрнең берсе булып тора.«Техно» да ике этапта газ чистарту җайланмасы монтажланды.

«Заводта эшләүчеләр, Зәй халкы саулыгы өчен мөһим булган бу җиһазларны урнаштырып, эшләтеп җибәрү бик мөһим. Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклавыгыз өчен рәхмәт!», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов завод җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

«Техно» заводында экологияне саклау максатында масштаблы уникаль проектны гамәлгә ашыру берничә ел алып барыла.

— Безнең заводта экологияне саклау, кешеләр саулыгын кайгырту, мөһим юнәлешләрнең берсе. Газларны яндырып бетереп һавага чыгару җайланмасын урнаштыру мондый эре предприятиеләр арасында беренче булып нәкъ менә безнең «Техно заводы» ҖЧШ филиалында гамәлгә ашырылды. Моның өчен 170 млн. сум инвестицияләр җәлеп ителде. Әлеге җайланма җитештерү калдыклары булган газларны фенол, формальдегид һәм аммиактан аралый, аларның һавага таралуына юл куймый, — ди «Техно заводы» генераль директоры Андрей Мамонтов.

Завод җитештерү күләме буенча эре Европа предприятиеләреннән калышмый, хәзер исә биредә элек чит илләрдән кертелүче кайбер төзелеш материаллары да эшләнә һәм әйтергә кирәк, продукция Европа стандартларына җавап бирә. Шуңа да аның заманча чистарту җайланмалары белән җиһазландырылуы бик мөһим.

«Предприятиедә узган ел җибәрелгән продукция күләме 5,5 млрд. сумны тәшкил итте. Бу аннан алдагы елга караганда 13 процентка артык. Бер хезмәткәрнең еллык җитештерү сәләте 16,5 млн. сумга җитте. Шул ук вакытта биредә газ чистарту җайланмасы 98 процент калдыкларны утильләштерергә мөмкинлек бирде. Бер үк вакытта әлеге проект җылылык энергиясен кабат куллану мөмкинлеге бирә, шул сәбәпле кулланылучы табигый газга экономия ясала,» — диде Разиф Кәримов.

Заводта кунаклар шактый зур сорау белән кулланылучы «Агро» минераль мамыгын җитештерү процессын да карадылар. Әлеге продукция теплица комбинатлары өчен бик актуаль. Аны җитештерү өчен заводта хәзер заманча яңа линияне урнаштыру бара. Андрей Мамонтов бу линиянең җитештерү куәтен 4 тапкырга арттырачагын белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев