Зәйдә узган елга йомгак ясап, агымдагы елга бурычларны барлыйлар
Бүген Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың сәүдә һәм сәнәгать министры Олег Коробченко килде.
Ул Зәй муниципаль районында 2022 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча район Советы утырышында катнашачак.
Зәй җирендә мәртәбәле кунакны район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр каршы алып, район белән танышуны “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШеннән башладылар. Биредә хәзерге вакытта заводта җитештерелүче заманча машина тәгәрмәчләрен карадылар, предприятиенең социаль-икътисади хәле белән таныштылар. Компания КАМАЗның төп конвейеры, АВТОВАЗ, НЕФАЗ предприятиеләре өчен тәгәрмәчләр җибәрүне уңышлы башкара. Продукция Белоруссиягә экспортлана, төп заказчы - МАЗ БЕЛАВТОМАЗ. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү хисабына уртача хезмәт хакы 67 мең сумнан артып киткән. Предприятие буенча 2023 елга инвестицияләр күләме 335 млн сум тәшкил итәчәк.
- Олег Владимирович, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Икътисад министрлыгына җитештерелүче продукцияне урнаштыру, заказлар алуда ярдәм чараларын тормышка ашыруда булышлык иткән өчен, шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - башкарма директор Юрий Иванович Герасимовка даими элемтә, предприятиенең йөкләнешен формалаштыруны шәхси контрольдә тоткан өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде район башлыгы Разиф Кәримов предприятиедә эш барышын күзәтү вакытында.
Олег Коробченко да эшчәнлекне югары бәяләде.
Алга таба җитештерү эшчәнлеге белән танышу “Техно” заводында, ГРЭСта планлаштырылган. Ә узган елга йомгак ясау, быелга планнарны барлауга багышланган район Советы сессиясе “Энергетик” Мәдәният сараенда үтәчәк.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев