Зәйдә урып-җыю эшләре 21 процентта башкарылды
Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, Зәй районы аграрийлары явым-төшем булмаган басуларда игеннәрне җыю эшен дәвам итә.
Бүгенге көнгә көзге бодай мәйданнарында 7920 гектарда эш тәмамланган. Уртача уңыш гектарыннан 46,5 центнерны тәшкил итә. Бу республика буенча караганда икенче күрсәткеч, диләр белгечләр.
«Көзге бодайны комбайнчы-механизаторларыбыз бүгенге көнгә 36800 тонна җыеп алдылар. Ашлык кырлардан турыдан-туры элеваторга озатыла бара. Уңышның муллыгы сөендерә, һава торышының бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге бирүе генә бик мөһим бүгенге көндә. Көзге бодай район кырларында 15700 гектардан артыграк мәйданны тәшкил итә, инде шуның 50 процентында эшләр тәмамланды. Аеруча мул уңыш әлегә «Зәй» агрофирмасы кырларында күзәтелә, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Ул биргән мәгълүматларга караганда, районның крестьян-фермерлык хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре җитди бара. Иң мул уңыш хәзерге вакытта фермер Валерий Кочетов кырларында икән. Анда уртача уңыш гектарыннан 50 центнер белән исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев