Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә «Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең район этабы узды

Зәйдә ТР архив эше буенча дәүләт комитетының «Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең район этабы узды.

Анда зәйлеләр данын Имәнлебаш авылыннан - Әхмәтҗановлар, Бура - Киртә авылыннан - Сәгыйдуллиннар, Карманнан - Мөхәсимовлар, Иске Зәй бистәсеннән Долговлар гаиләләре яклады. Фестивальне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашып, район башлыгы исеменнән катнашучыларга уңышлар теләде.
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Һәр гаиләнең үз традицияләре, әби-бабалардан калган, буыннан -  буынга күчеп килгән милли бәйрәмнәре бар. "Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" шәҗәрә фестиваленең максаты - гаилә элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту.
Фестивальдә мәртәбәле кунаклар – хөрмәтле жюри катнашты. Алар арасында ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова –Балчыклы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы доценты Әлфия Вознесенская, театр иҗаты кафедрасының театр, кино һәм телевидение факультеты студенты Эльза Рамазанова, хореография сәнгате кафедрасының  югары сәнгать мәктәбе факультеты студенты Максим Ивонин бар иде.
Гомумән, бәйгедә катнашучылар милли ризыклар күргәзмәсен тәкъдим итте, шулай ук кызыклы биремнәрнең берсе: "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем туган ягым!”. Бу - якты концерт номеры һәм үз шәҗәрәсе презентациясе булган визит карточкасы, аны гаилә әгъзалары буыннан-буынга тапшырыла торган риваятьләрнең истәлекләре белән бизәп күрсәтте. Хәтта гаиләләр  милли киемнәр тәкъдим итте.
Фестивальнең төбәк этабы шулай ук бездә – Зәй шәһәрендә уздырылачак. Анда зәйлеләр данын, район этабында җиңү яулаган Әхмәтҗановлар гаиләсе яклаячак. 
Фестиваль - бәйгедә катнашкан һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади күнекмәләренә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев