Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Зәйдә «Ялчыгол укулары» уза

Бүген Зәй районында мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлына багышланган традицион фәнни-гамәли республика конференциясе үтә.

Ул “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” темасы буенча уза. Аны Зәй районы хакимияте Бөтендөнья татар конгрессының Зәй җирле бүлеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Зәй районы мөхтәсибәте белән берлектә оештыра.

Конференция, гадәттәгечә, Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол каберенә зиарат кылудан башлана.

Чара барышында Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетнең 30 еллыгы уңаеннан да тантана үтәчәк. Төп өлеше Куш-Елга авылында уза.

Конференция эшендә Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү Фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты әйдәп баручы референты Фелиза Бореева,  күренекле якташларыбыз – Казан дәүләт федераль университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, тарих фәннәре докторы, ТР фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин, фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров, Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Татарстан фәннәр академиясе Исламны өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Данияр Гыйльметдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев