Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә сугыш ветераннары Анна Моисеева белән Валентина Лыкова дистә елдан соң очраштылар

Кичә Зәйнең йөз яшьлек ике Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева һәм Валентина Лыкова очраштылар. Чара ике истәлекле дата - 3 сентябрьдә Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану һәм Японияне Җиңү көне уңаеннан оештырылды.

Очрашу Валентина Лыкова йортында булды, анда  Анна Ивановнаны район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев озата барды. Ике ветеранга да ул чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

- Зәй районында бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан ике хатын-кыз яши. Аларның икесенә дә 100 яшь. Валентина Лукьяновна соңгы елларда өеннән чыкмый. Ун еллап элек алар Җиңү парадында очрашканнар һәм Анна Ивановна Валентина Лукьяновна белән очрашуга алып баруны сорады, - ди Алексей Васильевич.

Очрашуда шулай ук «Форпост» директоры Наталья Шахмаева һәм Валентина Лыкованың ике кызы - Вера Курапова һәм Людмила Басенко катнашты.

- Анна Ивановна соңгы тапкыр безгә әнине  75 яшьлек юбилее белән котларга килгән иде, аңа инде 25 ел вакыт узды. Алар аннан соң Җиңү парадында очрашалар иде, әмма әниебезнең  сәламәтлеге буенча инде ун еллап парадка барганы юк.  Әниебез еш кына бездән Анна Ивановна, аның тормышы һәм хәле турында сораша. Һәм, ниһаять, без аларның  очрашуларына бик шат. Икесе дә Яңа елны бергә каршы алырга тели. Бу теләкләре тормышка ашсын иде, - ди Вера Курапова.

Озын сугыш юлы узган бу ике батыр фронтовикның очрашуы һәркемне дулкынландырды. Сугыш вакытында бу ике гүзәл зат күпме яраланган солдатларның гомерләрен саклап калган. Ветераннарның түгәрәк өстәл артында сөйләшергә сүзләре бик күп җыелган иде.Алар үзләренең полкташ дусларын искә төшерделәр. Валентина Лукьяновна үзенең яраткан шигырьләрен сөйләде, ә Анна Ивановна аны игътибар белән тыңлады, бергәләп хәрби җырлар да башкардылар. Анна Моисеева Бөек Ватан сугышында батырларча сугышкан биш абыйсы турында сөйләде. Ветераннар балалары, оныклары һәм оныкчыкларының уңышлары белән дә уртаклаштылар.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев