Зәй стоматологы Ландыш Насыйбуллина: «Яратып башкарган хезмәт тормышны бизи»
9 февральдә Халыкара стоматологлар көне билгеләп үтелә.
Сәламәтлек, профилактик чаралар турында тагын бер кат искәртүгә юнәлдерелгән әлеге көн теш, казналарның саулыгын игътибарда тоту мөһимлегенә ишарәли.
- Юкка гына борынгы заманнарда бай гаиләләргә килен сайлаганда аларның тешләренең бөтен, сәламәт булуына игътибар итмәгәннәрдер. Нәсел дәвамчылары калдыручы хатын-кызның саулыгы беренче урында торган. Чөнки тешләре таза булган кешенең сәламәтлеге дә яхшы була, - ди үзәк дәваханәнең стоматология поликлиникасы табибы Ландыш Насыйбуллина.
Стоматолог белдерүенчә, кайсы тештә кимчелекләр башлануына карап, кеше организмындагы теге яки бу органның ничек эшләвен чамаларга була икән. Өстәвенә, тешләр ризыкның яхшы эшкәртелүенә дә ярдәм итә, яхшылап чәйнәлгән азык кына организмда яхшы үзләштерелә.
- Стоматолог һөнәрен үзләштерүче һәркем белә - яхшы белгеч булу өчен тешләр турында гына түгел, кешенең һәр органын өйрәнергә кирәк. Югары уку йортында укыганда безгә кеше организмы турында яхшылап өйрәттеләр, - дип сөйли табиб.
Хәер, Ландыш Насыйбуллина инде мәктәп елларында ук үз һөнәр юнәлешен билгеләп, әтисе – хәрби врач, стоматолог-хирургның шәхси китапханәсендә тупланган медицина турындагы китапларын укып үсә. Кечкенә чагында кыз башта кардиолог булу турында хыяллана, бу теләге аның әтисе белән бәйле була. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан яшьтән үк интеккән әтисе өчен тиз арада савыктыра торган ысул уйлап табу хакында уйлана ул. Ә инде якын кешесе 40 яшендә фани дөньяны калдырып киткәч, үз-үзенә әтисе һөнәрен дәвам итү юнәлешен билгели. Башта Алабуга медицина училищесын тәмамлый, аннан 1990 елда Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетында югары белем ала. Инде укыган чагында ук икенче курстан Казанның 6нчы шәһәр дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Шул рәвешле теоретик белемен практик эш белән ныгыта, нәтиҗәдә уку йортын “кызыл диплом”га тәмамлый. Булачак тормыш иптәше - Ринат Марат улы белән дә алар студент елларында таныша, бергә укыйлар. Югары белем алгач өйләнешкән яшь пар Казанда эшкә кала, бергәләп ординатураны тәмамлыйлар.
- Ул чорлардан ук икебез дә үз хезмәтебезгә нык бирелдек, безгә хезмәт юнәлешебездәге һәр яңалык кызык иде. Эштән кайткач, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә эш алымнары, пациентларга ясалган процедуралар, дәвалау турында сөйләшә идек. Хәзер инде тәҗрибә туплаган табиблар булсак та, бу гадәтебез саклана, - дип елмая Ландыш Фидаилевна.
Насыйбуллиннар гаиләсе берара Зәйгә кайтып эшләп ала, ә инде ныклап төпләнү 1998 елда була. Ландыш ханым башта үзәк дәваханәнең стоматология бүлегендә эшли, ә 2000-2007 елларда “Стомус” теш дәвалау кабинетында хезмәт куя, кабат стоматология бүлегенә 2009 елда кайта.
- Кайда гына эшләсәм дә, яңа дәвалау методикаларын өйрәнеп, аларны эшемдә куллануга зур игътибар бирдем һәм бирәм. Еш кына төрле эре шәһәрләрдә, чит илләрдә уздырылучы фәнни конференцияләрдә, практик эшләрдә катнашам. Германия, Италия, Израильдә үз-үземне сынап караганым бар. Стоматология поликлинасы мөдире булып эшләгән Рәхимә Хәмзиевнага аеруча рәхмәтлемен, ул тырыш хезмәт куючы, яңалыкка омтылучыларга һәрчак үсәргә мөмкинлекләр тудырды. Без биш ел саен үзебезнең югары категорияле табиб булуыбызны укып, дәлилләп торырга тиеш. Әле бу көннәрдә генә әнә шундый сертификат алдым Мәскәүдән, - дип уртаклашты теш табибы.
Насыйбуллиннар гаиләсендә өч бала: олы кызлары инде медицина юнәлеше буенча эшли, ә игезәкләр Алсу белән Азат тугызынчы сыйныфта укый. Алсу Ландышның әнисе кебек укытучы булырга хыялланса, Азат әти-әнисе һөнәренә күз тотып тора. Стоматология өлкәсендә 30 елга якын хезмәт стажы булган Ландыш Фидаилевна балаларының нинди һөнәр сайласалар да, аңа үзе кебек әнә шулай гомер буе тугры калуларын, тормышларын нәтиҗәле хезмәт белән бизәүләрен тели.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев