Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә «Созвездие» ял лагерына сорау зур

Мәктәпләрдә укулар тәмамлану белән ял лагерьлары балалар өчен үз ишекләрен ача. Быел да районда балалар ялын оештыруга зур игътибар бирелде. Бала-чаганы үзенә җәлеп итүче ял урыннарының берсе — «Созвездие» муниципаль лагеры.

Созвездие

Биредә төрле программалар нигезендә төзекләндерү эшләре, заманчалаштыру чаралары алып бару нәтиҗәсендә ул районыбыз территориясендәге иң-иң лагерьларның берсенә әверелде. Бирегә балаларын җибәрергә теләүче әти-әниләр соравы буенча бюджет учреждениеләреннән, башка оешма-предприятиеләрдән сораулар инде март аенда ук башланган.

«Безнең „Созвездие“ лагеры быелгы җәйдә дә 4 сменада эшләячәк. Инде һәр сменага керергә тиешле 120шәр баланың исемлеге билгеле. Гаризалар нигезендә лагерьга урыннар алынып бетте», — ди лагерь башлыгы Раушания Основина.

Созвездие

Шулай булмый мөмкин дә түгел, нарат урманы эчендә урнашкан лагерьга аяк басуга ук саф һава, күркәм тирәлек сине үзенә әсир итә. Ә заманча төзекләндерелгән корпуслар, ашханә, мәдәни чаралар үткәрү клубы, медицина ярдәме күрсәтү пункты, спорт, төрле мәйданчыклар ялт итеп тора. Быел да корпусларга косметик төзекләндерү үткәреп, балалар кергәнче аларны матурлаганнар, яңа кроватьлар алынган. Ә кичләрен отрядлар белән җырлар җырлап утыру урыннары тагын да матуррак итеп бизәлгән. Быелгы елның яңалыгы буларак лагерь территориясендә гамакларда тирбәлеп ял итү зонасы булдырылган.

Кыскасы, бер бирегә килеп ял иткән бала, кабат бирегә килүне көтеп ала. Мәсәлән, беренче сменада ял итүче 4нче мәктәп укучылары Дмитрий Иванов белән Самир Эрназаров җәйге каникуллар башлануны "Созвездие"гә бару вакыты җитү чоры итеп көтеп алабыз, диләр. Самир дүртенче, Дима инде алтынчы тапкыр "Созвездие"гә килгән.

Созвездие

«Безгә монда бик ошый. Аеруча креатив уеннарда катнашуны көтеп алабыз. Әле шушы көннәрдә генә „Сафари“ уены уйнадык. Анда безнең отрядлар әйдаманнары җәнлекләр булып киенделәр дә, без аларны куып тотарга тиеш булдык. Тоткан берсен читлеккә ябып бардык. Шунысы кызык, аеруча тиз качучан җәнлекләрне тотуга отряд өчен 10 балл бирелде, ә бу исә иң югары нәтиҗә. Чөнки балларга карап һәр көн саен отрядларга бүләкләр тапшырыла», — дип тәэсирләнеп сөйли Дима.

Ә гомумән, лагерь программасы быел Татарстанда игълан ителгән милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә билгеләп үтелүче укытучылар һәм остазлар елы кысаларында төзелгән, шулай ук актив яшәү рәвеше алып бару да көн үзәгендә.

«Балалар белән эшләүгә бу өлкәдә инде яхшы тәҗрибәләре булган әйдаманнар сайлап алынды. Дүрт отрядта 8 әйдаман эшли. Алар барысы да яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче „Легенда-17“ педагогик отрядында ишегалды лагерьларында эшләп чарланган яшьләр. Монда эшкә урнашканчы алар махсус әзерлек курслары үттеләр. Балалар белән эшләү алымнарын белгән әйдаманнар төрле кызыклы чараларны да үзенчәлекле итеп оештырырга сәләтлеләр. Мин үзем дә биш ел дәвамында педагогик отрядта ишегалды лагерьларында эшләдем, „Спарта“ клубында яшьләр белән эш тәҗрибәм бар», — ди Раушания Основина.

Әйдаманнар белән аралашу да бик күңелле булды. Үзләре дә әле мәктәп партасы арасыннан яңа гына чыккан абый-апаларын балалар бер генә минутка да яннарыннан җибәрмиләр, төрле сораулар, уеннар оештыру турындагы теләкләр явып кына тора үзләренә. Мәсәлән, беренче отряд әйдаманы Антон Веселов һәм дүртенче отрядныкы Вера Макарова берсендә олыраклар, икенчесендә кече балалар булу сәбәпле үзара балаларны бер-берсенә ярдәмләштереп эшлиләр икән.

«Балалар белән эшләү кызык. Кайчакта креатив идеяләргә үзебез алардан өйрәнәбез, отрядта һәр баланың актив булуына ирешергә тырышабыз», — диләр алар.

Лагерьда туклану да тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Көнгә алты тапкыр тукландыру каралган, меню саф һавада шөгыльләнүче балаларның тамаклары тук булсын өчен яшь организмга кирәкле итле, витаминлы ризыкларга бай. Иртәнге ашка ашханәгә килүче балаларның тән температурасын ишек төбеннән үк медицина хезмәткәрләре үлчәп торалар. Үзәк дәваханәдән килгән сәламәтлек сагы хезмәткәрләре Ирина Лопатина һәм Альбина Гатиятуллина лагерьда балалар саулыгы өчен җаваплылар итеп билгеләнгән. Алар балаларның көн дәвамында сәламәтлеген җитди күзәтеп тора.

Созвездие

«Созвездие» ял лагеры әнә шулай бөтен тиешле таләпләр буенча оештырылып, биредә ял итүче балаларның һәр көнен күңелләрендә озак сакланырлык мизгелләр белән баета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев