Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар бәйрәме

Бүген — 10 августта Зәйнең «Энергия» стадионында спорт бәйрәме — Физкультурачылар көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Чарада Зәй мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең киокусинкай, көрәш, нәфис гимнастика, баскетбол, футбол, хоккей буенча күнегүләрен һәм күрсәтмә чыгышларын күрергә мөмкин булачак.

Теләге булганнар шулай ук ГТО нормативларын тапшыруда һәм гаилә эстафетасында, йога һәм сәламәтләндерү гимнастикасы дәресләрендә катнаша ала.

Стадионның спорт мәйданчыкларында ветераннар арасында мини-футбол, шахмат һәм шашка, пляж волейболы һәм җиңел атлетика буенча ярышлар уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев