Зәйдә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Зәй эчке эшләр бүлеге барлык күрсәткечләр буенча үз төркемендә республикада беренче урында.
Бүген Зәйдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда бүлек личный составы, төрле елларда бүлектә хезмәт куйган ветераннар катнашты. Тантанада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул чыгышында район эчке эшләр бүлегенең зәйлеләр иминлеген саклауда зур тырышлыгын билгеләп үтте.
Район эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә 106 хезмәткәр эшли. Бүлек эшчәнлекне елдан-ел яхшырта бара. Зәй эчке эшләр бүлеге барлык күрсәткечләр буенча үз төркемендә республикада беренче урында.
-Халыкның иминлеген һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча зур башкарасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! — диде район башлыгы чыгышында.
Тантаналы чарада 8 ноябрь — Бөтенроссия хәрби постта һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен дә искә алдылар.
- Район эчке эшләр бүлегендә агымдагы елда шәхескә карата кылынган ачылмаган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр юк. Зәркән әйберләрен урлау буенча резонанслы җинаять, оешкан җинаятьчел төркем составында өлкән яшьтәге гражданинга карата 10 эпизод буенча кылынган мошенниклык очрагы ачылды. Кадрлар комплекты булмавына карамастан, шәхси составка фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең тормыш - Ватанга һәм халыкка хезмәт итү үрнәге. Барыгызга да иминлек, нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм ышанычлы хезмәттәшләр телим, - дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә, ветераннарга район эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Дәүләтшин.
Бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына бу көнне күпләр лаек булды.
Юстиция подполковнигы, эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы Ирина Клиндухова «Мактаулы хезмәткәр» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе башлыгы Владимир Колчеринга чираттагы звание — полиция майоры, шулай ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгының «Бик яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
Эчке эшләр министрлыгы системасында күпьеллык намуслы хезмәте, яшь хезмәткәрләрне һәм яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләүгә зур шәхси өлеше өчен отставкадагы милиция подполковнигы Людмила Тибилова — Рәхмәт хатына, полиция капитаны Булат Морзагов II дәрәҗә «Иң яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.
Хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгәне, шул ук вакытта инициатива һәм профессионализм күрсәткәне, шулай ук оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән югары нәтиҗәләре өчен юстиция подполковнигы, тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, полиция майоры, өлкән участок уполномоченные Николай Комаров, полиция капитаны, юл-патруль хезмәте төркеме инспекторы Федор Алексеев, отставкадагы милиция майорлары Лидия Әхмәтова, Иван Лялин район эчке эшләр бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән, шул ук вакытта инициатива һәм һөнәри осталык күрсәткән өчен полиция майоры, дежур частьнең өлкән оператив дежурные Юлия Лодикова, полиция капитаны, штаб башлыгы Регина Шакирова, полиция өлкән сержанты, полиция патруль-пост хезмәте полицейские Евгений Журавлев, полиция өлкән сержанты, эчке сак посты полицейские Илнур Латыйпов, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген профилактикалау буенча инспектор Лариса Михайлова, миграция мәсьәләләре бүлеге белгеч-эксперты Эльвира Черашова, отставкадагы полиция майорлары Илдус Сәлимгәрәев, Мөнәвир Миңнебаев, Лидия Бутаковага рәхмәт белдерелде.
Полиция кече лейтенанты, җәмәгать тәртибен саклау бүлеге инспекторы Татьяна Хохлованың әти-әнисенә кызларына биргән яхшы тәрбия өчен район эчке эшләр бүлеге Рәхмәт хаты тапшырылды.
Полиция подполковниклары Илмир Хәйретдинов, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы Рәмис Минһаҗев, Рушат Шәйхиев, полиция майоры, өлкән участок уполномоченные Ринат Зиннәтов, полиция прапорщигы, ИВС эчке саклау посты полицейские Олег Бусов Россия Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медале белән бүләкләнделәр.
Полиция майоры, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Низами Меджидов — Россия Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен», эчке хезмәт майоры, штабны анализлау, планлаштыру һәм контроль юнәлешенең өлкән инспекторы Ирина Вяльшина, полиция капитаны, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Ленар Гатин, полиция капитаны, өлкән инспектор-кинолог Руслан Саттаров Россия Эчке эшләр министрлыгының III дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медален алды.
Полиция полковнигы, полициянең оператив эш буенча урынбасары Эдуард Ефимов, эчке хезмәт подполковнигы, тыл башлыгы Рушат Шәйхиев — район башлыгы Мактау грамоталары, полиция подполковнигы, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Илмир Хәйретдинов, полиция лейтенанты, шәхси состав белән эшләү бүлеге белгече Полина Колбешиналарга район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды. Махсус хәрби операция уздыру зонасында бурычларны уңышлы үтәүгә актив өлеш керткән өчен отставкадагы милиция майоры Лидия Әхмәтова шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев