Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә «Подписка бүләк ит!» акциясе бара

Бүген Зәй шәһәре хакимиятендә шәһәр, район Советы депутатлары, предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында «Подписка бүләк ит!» акциясе узды.

Аның кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен һәм «Радость» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша булышлык алучы өлкән кешеләргә, авыл җирлекләрендә яшәүче социаль яклауга мохтаҗларга район газеталары яздырылды.

Акциядә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, депутатлар Расих Шиһабетдинов, Илдар Миргазов, Ольга Дубровина, Инзилә Якупова, Игорь Биканов, Расил Әгъләмов, авыл җирлекләре башлыклары Радик Сыйтдиков, Ильмира Ходжаева, Зиннур Мохтаров, Илгиз Вәлиев, Мөнир Туктаров, Юрий Гыйльманов, Павел Минеев, Сергей Маклаков, Алия Гыйльфанова, Валентина Егорова, ГРЭС директоры Валерий Прохоров, ветеринар берләшмә җитәкчесе Фоат Исламов, район башкарма комитетының бүлек башлыклары Эрнст Сәфәргалиев, Ринат Хаҗипов, Марат Хәбибуллин, Рәис Шәйхиев, Наталья Смирнова катнаштылар.

«Махсус хәрби операция зонасында „Зәй офыклары“ һәм „Новый Зай“ газеталарын көтеп торалар. Алар райондашлары турында, биредәге яшәештән хәбәрдар булырга зарыкканнар. Шуңа да һәр газетаны алып йотлыгып укыйлар, яхшы хәбәрләр китерүгә рәхмәт белдерәләр», — диде Петр Сергеевич хәйрия акциясендә катнашып.

Акция барышында барлыгы 39 газета яздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев