Зәйдә – педагоглар бәйрәме
Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте.
Анда мөхтәрәм һөнәр ияләренә изге теләкләрне район башлыгы Разиф Кәримов җиткерде.
– Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, педагог-ветераннарыбыз, сезне барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучы көне белән тәбрик итәм. Сезнең һөнәр һәрвакыт алдынгылар рәтендә булуны сорый, чөнки сезнең эшегезгә безнең киләчәгебез бәйле. Хәзер бигрәк тә җаваплы чор, сез көндәлек белем һәм тәрбия бирү өстенә махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә, балаларына рухи ярдәм чыганагы да булырга тиешсез. Районда 834 мәгариф өлкәсе хезмәткәре эшли. Шуларның 489ы — укытучы, педагоглар, 256сы — мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүчеләр. Районыбыз укытучылары тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанам. Һәркайсыгызның укыту-тәрбия процессын яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештыруы, күңел биреп эшләве район мәгарифенең яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә китерә. Авырлыклардан курыкмыйча, үз һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Балаларга биргән йөрәк җылыгыз ныклы сәламәтлек, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия булып үзегезгә әйләнеп кайтсын! Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, яңадан-яңа казанышлар, гаилә иминлеге, белемгә омтылучан укучылар телим сезгә! Илләребез тыныч булсын, дөньяда тотрыклылык урнашсын, — диде ул үз чыгышында.
Һәм бертөркем педагогларга, тәрбиячеләргә дәүләт, район башлыгы бүләкләре тапшырды.
«Россия Федерациясенең мәгариф сферасы мактаулы хезмәткәре» исеме 2нче мәктәп директоры Данилова Валентина Александровнага, әлеге мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валентина Васильевна Колесовага, Кадер мәктәбе физик культура укытучысы Равил Миннеразый улы Миңнегалиевка, 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Константиновна Сотниковага, Ал. Бистәсе мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Хәсән кызы Һадиуллинага, мәгариф идарәсе методисты Халидә Шакир кызы Харисовага бирелде.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы белән «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесе 4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Фәретдин кызы Мөхәммәтшина бүләкләнде. РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын Гөлия Әбдукаева (5нче мәктәп), Разин Абзалов (Югары Мәлем), Физәлия Зиннурова («Тату гаилә» бакчасы), Татьяна Кузнецова («Уймак кыз» бакчасы), Альбина Мирсаева (Аксар мәктәбе), Светлана Мырсикова («Урман әкияте» бакчасы), Лена Рыцова («Салават күпере» бакчасы), Венера Степанова («Каенкай» бакчасы) алдылар.
Шулай ук бертөркем педагог-тәрбиячеләр республика, район бүләкләрен алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев