Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә парламент дәресләрендә — патриотизм темасы

Ул Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырыла.

Зәйдәге дәресләр дә юбилей елына багышланып, тарихи вакыйгаларны барлауны үз эченә алды һәм аларда бүген ил сагында торучы батыр ир-егетләр хакында сөйләнелде. 

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин иртән иртүк беренче дәресне Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә башлап җибәрде. Аннан парламент сәгатен политехник колледж студентлары белән үткәрде.

«Бөек Ватан сугышында Зәйдән 11600 кеше фронтка киткән, аларның 7410сы туган якларга әйләнеп кайтмаган, мәңгегә яу кырында ятып калган. Шуңа да бу сугышта Җиңү безгә бабаларыбызның үз гомерләре бәрабәренә яуланган булуы белән бик кадерле. Бүген исә аларның батырлыгын Зәйнең 500дән артык ир-егете махсус хәрби операциядә дәвам итә. Бу көннәрдә район башлыгы җитәкчелегендә хәрби зонага 59нчы гуманитар йөк илтелде. Сез — яшьләребезнең гуманитар ярдәм җыюда, төяп озатуда булышуы да мактауга лаек. Җиңү әнә шулай бердәм көч белән генә яулана. Ә тарихны белү, аны бездән соңгы буыннарга җиткерү — безнең барыбызның да изге бурычы», — диде Петр Уразайкин. 

Район башлыгы урынбасары Татарстан парламентының законнар кабул иткәндә республиканы үстерүгә, мәгариф системасына ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирүен әйтте. 

«Татарстанда гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары буенча торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә. Без республикабыз белән горурланабыз, һәркем үз районы һәм шәһәре белән горурлана. Һәм шунысы бик мөһим һәркем үз фронтында үзе башкара торган бурычны яхшы итеп үтәүгә омтылырга тиеш. Сезнең өчен хәзер иң мөһиме — тырышып уку», — дип билгеләп үтте ул.

Татар гимназиясендә узган парламент дәресендә бирелгән сораулар барышында үз җирлегебезнең билгеле шәхесләрен дә искә алдылар. Шулар арасыннан Петр Уразайкин Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашевка аерым тукталды. Аны шәхсән белүе белән горурлануын белдерде. Ул үзенең дә мәктәп елларыннан ук гел алдынгы булырга омтылып укуын, спортта һәм җәмәгать эшләрендә актив булуын ассызыклады. Дәрестә гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Анна Белышева хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәгеләргә Зәй халкының ныклы ярдәме турында да бәян итте. 

Татар гимназиясенең IX сыйныф укучысы Элина Сәлахова һәм X сыйныфыннан Ландыш Галиева бүгенге көндә алар өчен иң мөһиме тырышып уку икәнен әйттеләр. Кызлар ил алдындагы бурычның үзеңә йөкләнгән эшне намус белән үтәү булуын яхшы белә.

Быел Татарстанның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре унҗиденче тапкыр үткәрелә. Бу исә укыту, предметлар буенча белем бирүдән тыш, педагоглар ярдәмендә ватанпәрвәрлек тәрбияләү, туган Татарстаныбызга теләктәшлек күрсәтү өчен мәктәп укучыларын берләштерүдә зур роль уйный. 

Парламент дәресе — ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Ул укучыларда сәяси-хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев