Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

«Энергетик» Мәдәният сараенда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанага килүчеләрне бәйрәм белән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев котлады. Алар билгеләп үткәнчә, муниципаль хезмәткәрләргә җәмгыять алдында зур җаваплылык йөкләнгән. Җирле үзидарә — хакимиятнең халыкка иң якын баскычы.

Разиф Кәримов муниципаль хезмәткәрләргә намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Тантаналы чара барышында бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән иҗади чыгышлар белән чиратлашып барды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

— Гадершин Илфат Нуриәхмәт улы — Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы.

— Инькова Светлана Демьяновна -Гүлкин авыл җирлеге башлыгы.

— Камалиева Лилия Мингали кызы — Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде:

— Фәрхетдинова Зилә Фәүзәр кызы — район Советының әйдәп баручы белгече.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

— Автомеева Римма Ивановна — Төги авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

— Кашапова Гөлшат Альберт кызы — район башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

— Сибгатуллин Ленар Илгам улы — Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы.

— Гатауллина Тәнзилә Хатыйп кызы — Сәвәләй авыл җирлегенең баш бухгалтеры.

— Мозаффарова Равия Хәмәтзакир кызы — Иске Маврин авыл җирлегенең баш бухгалтеры.

— Усик Ольга Вячеславовна — район башкарма комитетының архитектура бүлегенең әйдәп баручы белгече.

Җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

— Камалиев Фәргать Талвертович — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы;

— Хәбибуллин Марат Мөдәрис улы — район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары;

— Халикова Ирина Павловна — физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы;

— Горбунова Светлана Гавриловна — Иске Маврин авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

— Сафина Фәйруза Зиннур кызы — Югары Пәнәче авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры;

— Утяганова Зинаида Александровна — Ал. Бистәсе һәм Баграж авыл җирлекләре башкарма комитетының баш бухгалтеры;

— Ишмөхәммәтов Фәрит Мизхәт улы — муниципаль район финанс-бюджет палатасы машина йөртүчесе.

Намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар:

— Танчук Наталья Викторовна — Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы;

— Данилова Лилия Петровна — Югары Пәнәче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

— Меньшикова Зилә Илгам кызы — Сармашбаш авыл җирлеге баш бухгалтеры;

— Хәйруллина Любовь Азатовна — опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече.

Профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен «Татарстан Республикасы профсоюз хәрәкәте алдындагы хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

— Борисова Ирина Геннадьевна — район Советының гомуми бүлегенең баш белгече.

Профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Мактау грамотасы тапшырылды:

— Хисмәтуллина Алсу Миргасыйм кызы — район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш белгече.

Җирле үзидарә системасында нәтиҗәле намуслы хезмәтләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән билгеләнделәр:

— Васильева Елена Анатольевна — район башкарма комитетының эшләр идарәчесе;

— Давыдова Олеся Эдуардовна — районы башкарма комитетының әйдәп баручы белгече;

— Зиннәтова Ландыш Хәкимулла кызы — балигъ булмаганнар эшләре һәм административ практика секторының әйдәп баручы белгече;

— Зыков Сергей Александрович — балигъ булмаганнар эшләре һәм административ практика секторының әйдәп баручы белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев