Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә яңа туган балага сертификат тапшырылды
Өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басучы Зәй хәрбие һәм аның тормыш иптәше Евгения гаиләсендә шатлыклы вакыйга — уллары туды.
Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада кыска вакытлы ялга кайткан әти кеше үзе, социаль яклау һәм ЗАГС бүлекләре башлыклары Эльмира Хуҗина, Гөлфия Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Ватанны саклаучылар” Татарстан фондының район социаль координаторы Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов катнашты.
- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - бала тууы белән котлыйм. 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, - диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
Районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр гаиләсендә 15 бала туган.
«Добрый» позывнойлы хәрби мобилизациябуенча 2022 елның 30 сентябрендә чакырылган.
-Улыбыз туу турында миңа тормыш иптәшем телефоннан шалтыратып әйтте. Әлбәттә, сөенечемнең чиге булмады, - ди яшь әти.
Тантанага килгән 8 яшьлек Дарина да энесе тууга сөенүен яшермәде.
-Безнең улыбыз 20 апрельдә вакытыннан дөньяга килде. Без аңа Богдан дип исем бирдек. Бу Ходай биргән дигәнне аңлата, - диде яшь әти белән әни.
Тиздән хәрби егетнең хезмәт итү урынына китер вакыты җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев