Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә яңа туган балага сертификат тапшырылды

Ватаныбыз сагында торучы Зәй хәрбие һәм аның тормыш иптәше Надежда Безбрязовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга — кызлары туды.

Бүген кече фәннәр академиясендә гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты.

— Районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр гаиләсендә 18 бала туды. Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга — бала тууы белән котлыйм. Сабый бәхетле бала булып үссен, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Хәрби егете — яшь әти, яралану сәбәпле, бу көннәрдә туган якта тернәкләндерү курслары уза. Тиздән инде аның махсус хәрби операция зонасына китәр вакыты да җитә.

-Без кызыбызга Милана дип исем куштык. Әлбәттә, әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, — ди яшь әни Надежда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев