Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә яңа туган балага сертификат тапшырылды

Өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басучы Зәй хәрбие һәм аның тормыш иптәше Ангелина гаиләсендә шатлыклы вакыйга — уллары туды.

 

.Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда  гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, волонтерлар  катнашты.

- 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Районда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр гаиләсендә 16 бала туды. Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - бала тууы белән котлыйм.  Сабый бәхетле бала булып үссен, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, - диде чыгышында Разиф Галиевич.

«Рафа» позывноен йөртүче  хәрби мобилизация буенча 2022 елның көзендә илебез сагына баскан. Ул бүгенге көндә хәрби зонада Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә.

-Улыбыз  6 августта туды. Без аңа Арслан дип исем бирдек. Авырлыгы 4160 грамм. Әлбәттә, әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Балаларны тәрбияләүдә миңа әнием булыша, - диде яшь әни Ангелина.  

Гаиләдә тагын бер ул үсә. Тимурга 5 яшь. Ул балалар бакчасына йөри.

-Әтиебез махсус хәрби операциядә катнашканлыктан без балалар бакчасы өчен түләмибез.  Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тиешле барлык социаль түләүләрне  алабыз, - ди әни кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев