Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына Батырлык ордены тапшырылды
Алты хәрбинең әти-әниләре, якыннары Батырлык орденын һәм “Батырлык өчен” медален алды.
28 августта район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, якыннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Зәйлеләр махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Ватаныбыз сагына бастылар. Бүгенге көндә 500дән артык зәйле фронт сызыгында. Командирлар әйтүенчә, алар иң җаваплы урыннарда һәм, әлбәттә, илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, территориябезнең һәр метрын саклап калалар, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Безнең активистлар махсус хәрби операция уздыру зонасына еш гуманитар ярдәм озата баралар, анда безнең хәрби ир-егетләребезгә нәрсә белән очрашырга туры килгәнен күрәләр. Хәзер фронт линиясе буенча төнге температура 32дән 36 градуска кадәр, ә көндез 40тан 47 градуска кадәр эссе. Су булмау режимында, эссе кояш астында тулы хәрби экипировка белән безнең сугышчыларыбыз батырларча хезмәт итәләр. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Һәлак булганнарның исемнәре мәңгеләштереләчәк, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
Бу көнне Батырлык ордены белән, һәлак булганнан соң, рядовой Сергей Горячев, прапорщик Эдуард Садыйков, рядовой Дмитрий Смирнов, рядовой Иван Игнатьев, өлкән сержант Дмитрий Киселев бүләкләнде. Орденнарны аларның әти-әниләре, якыннарына Разиф Галиевич белән хәрби комиссариаттан белгеч-эксперт Георгий Борисов тапшырдылар.
Чарада һәлак булган хәрбиләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев