Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу узды

Очрашуда хәрбиләргә ярдәм итүче активистларны бүләкләделәр.

Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Без бергә» педагогик-психологик үзәгендә оештырылды. Очрашу башланганчы район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева яңа үзәк буйлап экскурсия оештырды, үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. 

Район башлыгы Разиф Кәримов районның социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләп, хәрби егетләребез Ватаныбыз чикләрен саклаганда район халкы предприятие-оешмалар эшләсен өчен бар көчен куя, дип билгеләп үтте. Ул шәһәр-районда күңел ачу чараларының азаюына басым ясады, чөнки барлык акчалар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүгә, гуманитар ярдәм җыюга китә. Районда хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә.

«Махсус хәрби операция тәмамлангач, без геройларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү турында уйлыйбыз», — диде Разиф Галиевич.

 

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларны «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашырга чакырды. Моның өчен 2025 елның 30 мартына кадәр теркәлү мөһим. Зәйдән программада катнашу өчен гариза бирүче бар, дип хәбәр итте Разиф Галиевич.

Махсус хәрби операциядә катнашучы, «Меркурий» позывноен йөртүче укытучы район башлыгына һәм зәйлеләргә хәрбиләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

-Разиф Галиевич безнең янга шәхсән үзе берничә тапкыр гуманитар ярдәмне озата килде. Рәхмәт аңа. Шулай ук районда маскировка челтәрләре үрү эшен оештырган Елена Хисаметдиновага рәхмәтебез зур, сез үргән челтәрләр безнең гомерләрне коткара. Безнең егетләр батырларча, лаеклы көрәшләр. Кече Ватаныма кайтканда мин ял итеп, көч җыеп китәм, — диде ул.

Елена Хисаметдинова бүгенге көндә районда 32 ноктада маскировка челтәрләре үрүләре турында хәбәр итте. Зәй бу юнәлештә Татарстан, ил буенча да алда бара. Зәй челтәрләре яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора, шуңа күрә аларга ихтыяҗ зур. Хәтта Сахалиннан булган хәрбиләр дә Зәйдән маскировка челтәрләре җибәрүне сорыйлар.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Зәй социаль координаторы Наталья Зиннурова ДОСААФның Зәй оешмасына инвалидларны машинада йөрергә укыту өчен кул белән идарә ителә торган автомобиль бирүләре турында хәбәр итте. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларны да йөрергә өйрәтәчәкләр. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова хәрбиләргә, аларның гаиләләренә күрсәтелүче социаль ярдәм белән таныштырды.

Бүләкләү тантанасы очрашуның күңелле мизгеле булды. Ватанны саклауга керткән зур шәхси өлеше һәм хәрби бурычын лаеклы үтәгәне өчен «Меркурий» позывноен йөрүче хәрби ир-егет район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Гуманитар йөкне формалаштыруда һәм илтеп җиткерүдә күрсәткән булышлыгы, махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен Елена Хисаметдиновага «Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм иткәне өчен» медале тапшырылды.

Актив гражданлык позицияләре, хәйрия һәм гуманитар ярдәмнәре өчен Дмитрий һәм Ирина Кокуриннар мотоукчылар полкы командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев