Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 88 беренче сыйныф укучысы букчалар алды

Күркәм гадәт буенча Белем көне алдыннан «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче сыйныфка укырга баручыларга мәктәп рюкзаклары тапшыру тантанасы булды.

Бәйрәмгә беренче сыйныф укучыларын котлау өчен аларның әти-әниләре, укытучылар, оешма вәкилләре һәм иганәчеләр җыелды.

Быел Зәй районында 420 бала беренче сыйныфка бара, шуларның 90га якыны ярдәмгә мохтаҗ. Булачак беренче сыйныф укучыларына аларның беренче портфельләрен Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе хәйриячеләре — ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район элемтә челтәре баш инженеры Марс Мәгъфуров, «Славица» сәүдә йорты сату бүлеге җитәкчесе Илһам Мөхәммәтшин тапшырдылар. Букчалар кирәкле канцелярия кирәк-яраклары белән комплектланган.

Район башлыгы балаларга уңышлар һәм, әлбәттә, яхшы билгеләргә генә укуларын теләде һәм хәйрия ярдәме күрсәткән зәйлеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев