Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә мәктәп автобусларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Яңа уку елы башланыр алдыннан махсус комиссия мәктәп автобусларының балаларны йөртүгә әзерлеген тикшерде.


Зәй районында 20 мәктәп автобусы эшли. Алар арасында 2018 елдан башлап эшли башлаган яңа автобуслар да, яңалары да бар. Барлык автобусларга да бер үк дәрәҗәдә җитди таләпләр куела.


-Автобусларның барлык документлары да тәртиптә, иминият полислары рәсмиләштерелгән. Барлык транспорт чаралары да техник күзәтү узды, тахографлары тикшерелде. Автобус йөртүчеләрнең барысы да маршрутка чыгарга әзер, автобуслар линия сызыгына куелды. Безнең оешманың үзенең медицина лицензиясе бар. Штатта ике медицина хезмәткәре, алар маршрутка чыкканчы һәм маршруттан кайткач автобус йөртүчеләрне тикшерә, -ди “Авторитет” транспорт компаниясенең эксплуатация башлыгы Наталья Фролова.

 


Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, район автонспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин, “Юл куркынычсызлыгы” бүлегенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов, җаваплы затлардан торган комиссия автобусларның төзеклеген тикшерделәр. Тикшерү вакытында мәктәп укучыларын йөртүче транспорт чараларының техник торышына, аларда куркынычсызлык каешлары булуга, тормоз системасының, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә һәм куркынычсызлыкка йогынты ясый торган башка параметрларга аерым игътибар бирелде.
Гомумән, комиссия һәр автобусны карап, һәр машина йөртүче белән аралашып әзерлекне тиешле дәрәҗәдә дип бәяләделәр. Һәр шоферга киңәшләр бирделәр, исән-имин йөрүләрен теләделәр.


Гомәр Нигъмәтуллин татар гимназиясе маршруты буенча балалар йөртә. Ул инде мәктәп автобусында тугыз ел эшли.


-Татар гимназиясенә Югары Шепкә, Аксар, Имәнлебаш авылларыннан, Мирный бистәсеннән укучыларны йөртәм. Автобусым яңа, юллар торышы яхшы. Балалар бит иң кадерле кешеләребез, аларны йөртүгә бик сак карыйм, - ди Гомәр Шәйдуллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев