Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләрен олыладылар

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина матур фикерләрен, котлауларын җиткереп, мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.


Эмиль Галеев билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм районда мәдәният тармагына зур игътибар бирелә. Соңгы елларда мәдәният оешмаларын төзекләндерү, яңа заманча мәдәният йортлары төзү хакында ассызыклады.

Эмиль Эдуардович район башлыгы исеменнән тәбрикләп, изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен юллады.

– Сез районыбызда уза торган барлык чараларның күрке, бәйрәмнәрдә, ялларда да тырыш хезмәт куясыз, төрле республика, халыкара бәйгеләрдә Зәй данын яклап, аның исемен еракларга танытасыз, – дип билгеләп узды ул һәм бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә район башлыгы Мактау грамоталарын тапшырды.

Нәтиҗәле хезмәте һәм район мәдәниятен үстерүгә шәхси өлеше өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән мәдәният идарәсе хисапчылары Галина Колобова,

Вера Асафова,

балалар музыка мәктәбе укытучысы Римма Блинова,

Дүрт-Мунча авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова,

Чыбыклы авылы китапханәчесе Рузия Гадершина,

Түбән Лоҗы китапханәчесе Разия Шаһиева,

район мәдәният йорты аккомпаниаторы Марс Гуреев,

“Киноучреждение” кассиры Надежда Марафитова

бүләкләнделәр.

Шулай ук бер төркем мәдәният хезмәткәрләре район башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәдәният идарәсе башлыгы Мактау грамоталарын алды.

Тантаналы чараны “Энергетик” Мәдәният сараеның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле чыгышы бизәде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев