Зәйдә кышкы чорга техника әзерлеге тикшерелде
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы һәм «Благострой» ҖЧШендә юлларга хезмәт күрсәтүче техниканың кышка әзерлеге белән танышты.
«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы 418 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Быелгы кышта район юлларында эшләячәк махсус техникаларның барысы да сезонга әзер.
-Зәй муниципаль районы территориясендә юлларда иминлекне тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелә. Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен бозлавыкка каршы материаллар җитәрлек күләмдә — 2000 тонна тоз, 5000 тонна ком әзерләнде. Параллель рәвештә җәйге юлларны төзекләндерү сезонын төгәлләп киләбез. Зәй — Сарман юлында соңгы штрихлар бара. Юл билгеләре куясы, разметка сызасы гына калды. Ноябрьдән юлларны кышкы карап тоту сезонына күчәбез, — ди идарәнең юл участогы башлыгы Артур Петров.
Район башлыгы Зәй УАДының эш күләмнәрен арттыра баруын ассызыклады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, алга таба да сынатмыйча эшләүләрен теләде. Тулаем алганда районда юл-төзелеше чорында сыйфатлы итеп башкарылган эшләрне дә билгеләп үтте.
«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Марат Сыраев техника да, коллектив та кышкы сезонга әзер булуын ассызыклап, яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен бар көчебезне куярбыз, диде.
Кыш — юл чистартучылар өчен иң катлаулы чор. Һава торышы тиз үзгәрә, кар яву да, буран, бозлавык та, бер тәүлек эчендә температураның кискен төшүе дә булырга мөмкин. Шуны истә тотып һәр очракка да әзерлек күрелгән.
— Җәйге сезонга барлык планлаштырылган эшләрне төгәлләдек. Хәзер юлларны кышка әзерләү, торбаларны, юл кырыйларын, сөзәклекләрне чистарту эшләре бара. Шуның белән без кышкы чорда юлларны карап тотуны җиңеләйтә алабыз. Муниципалитет юлларны кышкы чорда карап тотуга әзер. Техника да, эшчеләр дә җитәрлек. Шәһәрдә дә, район юлларын да кышын тәртиптә тоту өчен барлык әзерлек чаралары күрелде. «Благострой» ҖЧШ ике «МТЗ» тракторы, УАД яңа кар чистарту ротеры алды. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә уңышлар, имин эшләүләрен телим, — диде Разиф Галиевич.
Техникаларны караганнан соң, район башлыгы эшчеләр белән дә аралашып алды.
Шулай ук бүген «Благострой» ҖЧШендә дә кышкы чорга Зәй шәһәренең юл-урамнарын карап тотуны тәэмин итү буенча әзерлек эшләре каралды.
-Оешма автопаркында 17 юл техникасы бар. Район җитәкчелеге ярдәме белән быел без ике яңа «МТЗ» тракторы алдык. Бу бик зур ярдәм, чөнки төп эшне «МТЗ» лар башкара. Бозлавыкны булдырмаучы материаллар җитәрлек күләмдә. Узган кыш кар күп яуды, бураннар да җитәрлек булды, әмма без сынатмадык. Без кышкы чорга шәһәр хуҗалыгын карап тотуга тулысынча әзер, — диде «Благострой» ҖЧШ җитәкчесе Максим Сабанов.
Район башлыгы чыгышында «Благострой» ширкәтенең шәһәр юлларын, парк, сквер, тротуарларны вакытында кардан чистартып торуларын, карны үзвакытында чыгарып, язын су басуларга юл куймауларын билгеләп үтте. «Горзеленхоз» һәм «Благострой» эшчеләренә җәен шәһәрне чиста-тәртиптә тотулары өчен рәхмәт белдереп, шәһәргә килгән кунакларның Зәйнең чисталыгына, чәчәкләргә күмелеп утыруына соклануларын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев