Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә Качману бәйрәмендә су коенганда куркынычсызлык чаралары турында сөйләштеләр

Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы үтте.

Утырышта район су объектларында Качману бәйрәме вакытында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Анда комиссия әгъзалары,  район предприятие-оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.

Зәйдә Качмануда су коену өчен махсус урыннар бар. Алар – Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә, Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында махсус коену урыннары.  Бу урыннарда Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырылган, иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителә. Шулай ук җылыну, киенү өчен автобуслар куела.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Иске Зәйдәге Крестовоздвижение, Ал.Бистәсе, Сәвәләй авыллары чиркәүләрендә  18 гыйнварда бәйрәмгә каршы кичтә төнге сәгать 10да һәм Зәйдә Свято-Троицк чиркәвендә Качману көнендә иртәнге сәгать 8дә, Кара-Елга авылы чиркәвендә 8.30да келәүләр булачак.

Тиешле хезмәтләргә халык иминлеген тәэмин итү өчен тиешле күрсәтмәләр бирелде. Су коену урыннарында янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дежур торачак.

Фото "Зәй офыклары" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев