Зәйдә инвалид балалар өчен бәйрәм узды
Бүген Зәйдә инвалидлар ункөнлеге башланды.
Зәй районында 3 меңнән артык инвалид яши, аларның 198е - 18 яшькә кадәрле балалар.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында бүген Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен күңел ачу чарасы оештырылды.
-Без ел да традиция буенча инвалидлар ункөнлеген физик культура идарәсе белән бергә эшләнгән чаралар планы буенча “Яшьлек” боз сараенда ачабыз. Квартал саен мондый категория балаларга шәһәрнең төрле учреждениеләрендә төрле чаралар оештырыла. Мондый чаралар аларга ачылырга, бер-берсе белән аралашырга ярдәм итә. “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә гаилә һәм инвалид балалар белән эшләүнең барлык юнәлешләрен колачлап, ныклы эш алып барыла, шулай ук өлкәннәр “Шатлык” үзәгендә тернкәләндерү курслары уза, - ди район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.
Сәламәтлеге чикле балалар өчен аниматор Жанна Коронова күңел ачу программасы әзерләгән иде. Политехник колледждан волонтерлар балалар белән бергә уйнап, аларга ярдәм итте. Балалар янына зур аю да килде. Залга аю кергәч, балалар тагын да җанланып уеннарда катнашты.
Балалар һәм әти-әниләр бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Аралашу, уңай кичерешләр сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мөһим булып тора.
-Без ел саен шулай бергә очрашабыз да әнә шулай рәхәтләнеп аралашабыз. Улым Тимур бик теләп килде бүгенге чарага. Без әле боз сараена яраклаштырылган хоккейга да йөрибез. Мондый чараларны оештыручыларга рәхмәт әйтәсебез килә, - диде Венера Тимофеева.
Бәйрәм һәркемгә җылы мизгеллләр бүләк итте. Күңелле чарадан соң балалар бергәләп чәй табыны артында сыйландылар. Алар өчен әкият персонажлары белән бизәлгән тәмле дә, матур да тортны Гүзәл Хәсбәтуллина ясаган иде. Гүзәл ханым ел да әлеге балаларны шулай баллы күчтәнәч - торт белән сыйлый.
Районыбызда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларны ел саен шулай бергә очраштырып, чын бәйрәм шатлыгы бүләк итүче бу бәйрәмнең матур традициягә әйләнүе - оештыручыларның да, шушы балаларның әти-әниләренең дә уртак уңышы, уртак куанычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев