Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә – Җиңү Парады

79нчы Җиңү язы. Традицион төстә 9 май бәйрәме Парадына көн салкынча торуга карамастан, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, зәйлеләр хакимият бинасы каршындагы мәйданга җыйналды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары районыбызда бүгенге көндә өчәү генә, алар – Анна Моисеева, Валентина Лыкова һәм Леонид Мачтаков. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, алар арасыннан быелгы Җиңү Парадында шәхсән Анна  Моисеева гына катнаша.

Ә мәйданга килгән сугыш чоры ачысын татыган өлкәннәрне волонтерлар ачык йөз белән каршы алып, аларга георгий тасмасы, күкрәк билгеләре кадады, флаглар, истәлекле кул эшләре, канәфер чәчкәләре бүләк иттеләр. Өлкәннәр бер-берсе белән күреште, хәл-әһвәл белеште, авыр елларны искә алды.

Ә бәйрәмнең төп өлеше Крупская урамы буйлап узучы парад белән башланып китте. “Барлык ветераннарга Дан!” дип исемләнгән җанлы коридор өлкән буынга хөрмәтле булуны искәртте. Инде санаулы гына калган сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт белән шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы кадет, спорт, төрле хәрби-патриотик юнәлешләрдә эшләүче сыйныфлар, гадәттән тыш хәлләр, полиция хезмәткәрләре, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез отрядлары честь биреп үтте. Балалалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сафын барысы да мул алкышларга күмде.

“Үлемсез полк” быел социаль челтәрләрдә, һәркемнең ерак бабаларын чагылдырган фотолар белән онлайн форматта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев