Зәйдә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең төбәк этабы бара
Бүген шәһәребезнең 7нче мәктәбендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең төбәк этабы уза. Бәйгедә Зәебез данын 6нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Ивановна Васильева яклый.
Бәйгене ачу тантанасында мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев катнашты.
Ул конкурсантларны сәламләп, уңышлар теләде.
- Сезне Зәй җирендә каршы алуыбызга без бик шат. Безгә югары дәрәҗәдәге бәйгене уздыру мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Конкурсантларга уңышлар, җиңүләр телибез! Сәламәт булыгыз, балаларыбыз сәламәт, тәртипле булсыннар! Илләребез тыныч, имин булсын,- диде ул, жюри әгъзаларына, бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Бәйгегә җыелган укытучылар иҗади, талантлы һәм искиткеч мөлаем затлар. Шәхесләр үстерүче, тәрбияләүче, олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җаннар. Алар – Укытучылар!
Бәйгедә Зәйдән Ирина Васильева, Түбән Каманың 27нче мәктәбеннән – Марина Кәримова, Түбән Каманың “Адымнар – Түбән Кама” күптелле мәгариф комплексы”ннан Эльвина Унверен, Мөслим Күбәк мәктәбеннән Дилбәр Гарифуллина, Актаныштан Гөлнара Рахманова, Сарманнан Гөлназ Хатыйпова катнаша.
Теләсә кайсы бәйге - катнашучылар өчен генә түгел, ә жюри өчен дә иҗади эш. Конкурсантларны компетентлы һәм профессиональ жюри бәяли. Жюри рәисе – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина
һәм жюри әгъзалары Татарстан “Мәгарифне үстерү институты” татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Гөлнара Һадиева,
“Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин.
Бәйгене ачу тантанасы милли бию флешмобы белән башланды.
“Алтынчәч” балалар бакчасы милли күргәзмә оештырган. Ә "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларны милли киемнәрдән җылы итеп каршы алдылар. "Энергетик” Мәдәният сараеның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле чыгышы да кунакларда көчле уңай тәэсир калдырды, аларны алкышларга күмделәр.
V Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе җиңүчесе , “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче Арина Токранова “Мирас”лыларны алыштырды. Арина Муса Җәлилнең “Кызыма” шигырен татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләп шаккатырды.
Бәйгедә катнашучылар дәресләр күрсәтү өчен укыту бүлмәләренә таралды.
Тулырак газета битләреннән укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев