Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә игеннәрнең дүрттән бер өлеше җыеп алынды

Бер гектардан уртача уңыш 33,6 центнер тәшкил итә.

Район кырларыннан бүгенге көнгә 9611 гектар мәйданнарда игеннәр җыеп алынды. Бу уракның дүрттән бер өлеше төгәлләнде дигән сүз. Суктырылган ашлык 32338 тонна белән исәпләнә. Уртача уңыш гектарыннан 33,6 центнер чыга. Арпа 2708 гектарда (уртача уңыш 33,6 центнер), көзге бодай 6837 гектарда (37 центнер) урып-суктырылды. Иң уңдырышлы басулар «Зәй» агрофирмасы кырларында, биредә бер гектардан уртача уңыш 39,8 центнер тәшкил итә.

«Кичә „Союз-Агро“ җәмгыяте механизаторлары көзге арыш культурасын урып-җыюга керештеләр. Бер тәүлек эчендә алар 66 гектар мәйданнарда игеннәрне суктырган. Уртача уңыш бер гектардан 31,4 центнерны күрсәтә», — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев