Зәйдә «Яшьләр» паркы тантаналы төстә ачылды
Парк «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында булдырылды.
Объектны ачу тантанасы район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров, Азат Хамаев, бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында узды.
«Яшьләр» паркы Зәй шәһәренең, «Яңа шәһәр» микрорайонының иҗтимагый киңлеге объекты булып тора. Микрорайонда 5 балалар бакчасы, 1187 урынга исәпләнгән бер мәктәп, күпфатирлы йортлар, шул исәптән тугыз катлы йортлар, зур шәхси сектор урнашуын исәпкә алганда, бу - шактый җанлы урын.
Паркны реконструкцияләү 2022 елның апрелендә башланды. Архитекторлар пространствоны яхшырттылар һәм аны күпфункцияле, халыкның төрле категорияләре ялы өчен уңайлы иттеләр, әлбәттә, күпчелек яшьләрнең теләкләре исәпкә алынды.
Хәзерге вакытта парк балаларның ял итү зонасын, ачык театрны, аттракционнар зонасын, җәяүлеләр зонасын үз эченә ала. Биредә ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган: тренажерлары һәм гимнастика комплексы булган спорт мәйданчыгы, балалар шәһәрчеге һәм сабыйлар өчен зур комлык, шулай ук экстрим-зона, хәрәкәтчән уеннар өчен урыннар, иҗади киңлек өчен зона бар.
Разиф Галиевич паркның шәһәр-район халкына хезмәт итүен, биредә олысы да, кечесенә дә ял итәргә мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап, “Яшьләр” паркын ачык дип белдерде.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары һәм Зәй шәһәрендәге “Яшьләр” паркын булдыруда зур өлеш керткәннәре өчен HEADS GROUP бюросы җитәкчесе Владислав Куликовский, проектның баш архитекторы Дарья Сайног, проектның әйдәп баручы архитекторы Олег Бажитов районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев