Екатерина Андреева: «Эш бирүчеләргә эшсезләрне эшкә урнаштырганда субсидия алу мөмкинлеге бар»
Район мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева 2023 елда гамәлдә булган эш бирүчеләр өчен аерым категория гражданнарны эшкә урнаштыру һәм укыту белән бәйле программалар һәм ярдәм чаралары турында сөйләде.
2023 елга наемны субсидияләү программасы озайтылды. Бу программа эш бирүчеләргә аерым категория гражданнарны эшкә урнаштырганда субсидия алырга мөмкинлек бирә. Әлеге ярдәм чарасыннан юридик затлар, коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр файдалана ала.
- Эш бирүче иминият взнослары суммасына һәм эшкә урнаштырылган кеше санына карап арттырылган өч минималь хезмәт хакы күләмендә компенсация ала ала. 2023 елда минималь хезмәт хакы күләме 16242 сум тәшкил итә һәм шуңа бәйле рәвештә яңа кабул ителгән бер хезмәткәргә түләүләр суммасы 65 мең сумнан артып китәчәк. Субсидия эшкә урнаштырган көннән беренче, өченче, алтынчы ай узгач түләнә. Түләүләрне пенсия һәм социаль иминият фонды башкара. Компенсация алу өчен эш бирүче гражданнарның мондый категорияләрен эшкә урнаштырырга тиеш: предприятие бетерелүгә яки штат кыскартылуга бәйле эшсез гражданнар; эштән азат ителү куркынычы булучылар, шул исәптән түләнми торган ялга җибәрелгәннәр яки тулы булмаган эш көненә күчерелгәннәр; Украинадан, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күчеп кайтучылар; 30 яшькә кадәрге яшьләр; Россиянең башка субъектларыннан эшкә урнашу өчен кирәкле һөнәрләр буенча хезмәткәрләрне җәлеп итүгә ихтыяҗы булган оешмалар исемлегенә кертелгән гражданнар (әлеге исемлекләр формалаша), - ди Екатерина Андреева.
Программада катнашу өчен “Россиядә эш” бердәм цифрлы платформасында вакансияне урнаштырганда дәүләт ярдәме программасында катнашу турында күрсәтергә, пенсия һәм социаль иминият фондына гариза җибәрергә кирәк. Субсидия гариза җибәрелгән көннән алып 10 эш көне дәвамында автомат рәвештә күчереләчәк.
- Узган ел районда әлеге программа кысаларында 34 граждан эшкә урнаштырылып, 1 миллион 700 мең сум акча түләнде, - ди Екатерина Валерьевна.
Шулай ук агымдагы елда эш бирүчеләр өчен җәмәгать эшенә, вакытлыча эшкә урнаштырганда, шулай ук эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне һөнәри әзерләүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештырганда хезмәт хакына киткән чыгымнарын каплау буенча кризиска каршы программа озайтылды.
Җәмәгать эшләрендә мәшгульлек вакыты 3 айдан артмый. Чыгымнар компенсациясен эш бирүче мәшгульлек органнарында теркәлгән гражданнарны, шул исәптән эшсез гражданнарны да эшкә урнаштырганда алырга мөмкин.
- 2022 елда җәмәгать эшләрен оештыру юнәлеше буенча 90 кеше эшкә урнаштырылды. Компенсация суммасы 4,3 миллион сум тәшкил итте, - ди Екатерина Андреева.
Моннан тыш, эштән азат ителү куркынычы булган хезмәткәрләр өчен вакытлыча эшләрне оештыру, шулай ук хезмәткәрләрне һөнәри әзерләүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программалары озайтылды.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев