Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр үзәк китапханәгә килде
Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә район башлыгы Разиф Кәримов һәм район җитәкчеләре хәзерге вакытта ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очраштылар. Күрешеп, фикер алышуларга җиде ир-егет килгән иде.
Очрашу үзәк китапханәгә экскурсиядән башланып китте. Китапханә директоры Сәрия Батршина егетләрне районыбыздан чыккан күренекле язучыларга багышланган күргәзмә белән таныштырды. Китапханәчеләр гаилә белән укылучы китаплар турында мәгълүмат бирделәр, махсус залда урнаштырылган шәһәр сәнгать мәктәбендә белем алган укучыларның эшләре дә хәрбиләргә бик ошады, алар һәр картинаны зур кызыксыну белән күзәтте. Ә китапханәче Лилия Әхмәтҗанованың җылы эчтәлекле, тирән мәгънәви шигырьләрне тәэсирле итеп сөйләве барысының да күңеленә хуш килде.
Ә сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Разиф Галиеевич хәрбиләрне районның бүгенге көндәге социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Һәр предприятие, һәр оешманың удар хезмәт белән эшләвен белдерде, зәйлеләрнең фронтка ярдәмгә бердәм кушылуын ассызыклады.
— Шәһәрдә дә, авылларда да маскировка челтәрләре үрүме, окоп шәмнәре ясаумы, госпитальләр өчен төрле ярдәмме барысына да зәйлеләр үз вакытлары белән исәпләшми, хәрбиләргә кирәк булган һәр гозергә игътибарлылар. Елена Хисаметдинова, Наталья Березина кебек волонтерлар бик күп киң күңелле район халкын үз артларыннан иярттеләр. Бүген безнең хәрби комиссариат аша контракт төзеп китүчеләр игътибар үзәгендә. Алар илнең чын патриотлары. Гомумән, сез барыгыз да бүгенге яшь буын өчен батырлык үрнәге. Сер түгел, элегрәк елларда армиягә барырга теләмәүче яшьләр очраштыргалый иде, ә хәзер махсус хәрби операция башланганнан бирле 18 яшьлек егетләр Россия Кораллы көчләре сафына басарга атлыгып тора. Бу, әлбәттә, сезнең үрнәктә эшләнә. Контракт төзеп хәрби хезмәткә китүчеләр саны да артты, алар ил өчен бүген чын ир-егетләр кирәк булуын аңлаучы кешеләр. Форсаттан файдаланып, искәртеп узасы килә, хәзерге вакытта контракт төзүчеләргә бер миллон сумга кадәр түләү каралган. Ә бу көннәрдә генә хәрби хезмәткә контракт төзергә теләүчеләрне алып килүчеләргә дә 50 мең сум кызыксындыру чарасы каралды, — диде үз чыгышында район башлыгы.
Ә «Мистер карась» позывнойлы хәрби очрашу барышында ГРЭС язмышы белән кызыксынды. Разиф Кәримов аңа җавап итеп хәзерге вакытта электр станциясен яңарту максатында яңа проект әзерләү өстендә сүз баруын белдерде.
Ә район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, Бөек Ватан сугышы ветераннары көрәшен дәвам итүче хәрбиләргә рәхмәт белдерде. Аларны туган төбәкләрендә тылны тотучылар белән даими элемтәдә булырга чакырды.
Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, «Зәй җылысы» волонтерлар үзәге җитәкчесе Марат Кыямов җиңү белән тиз көннәрдә туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр. Ватанны саклаучылар фондының Зәйдәге координаторы Сергей Хватков, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә кирәкле һәртөрле ярдәмне оештыруларын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев