Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты. Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү балалар иҗат йортында оештырылды. Район җитәкчесе хәрбиләрнең һәрберсе белән җылы итеп күрешеп, аларга рәхмәт белдерде, хәлләрен сорашты.
Очрашу башланганчы балалар иҗат йорты директоры Валентина Куликова өстәмә белем бирү учреждениесе буйлап экскурсия оештырды. Ул авиамодель остаханәсенә аерым игътибар бирде. Авиамодельләштерү — балалар иҗаты үзәгендә малайларның яраткан түгәрәге. Әлеге остаханә җитәкчесе Игорь Феофилов балаларны самолет һәм ракета модельләре ясарга өйрәтә. Барлык модельләр дә эшли, ягъни очалар.
«Авиамодельләштерү» берләшмәсе балалары төрле технологик күнекмәләр алалар, очу аппаратларының конструкциясе, аэродинамикасы һәм ныклыгы нигезләре белән танышалар. Остаханәгә йөрүче балалар хәрбиләргә самолетны очыш симуляторы аша очырырга тәкъдим иттеләр. Авиамодель остаханәсенә йөргән кайбер укучылар Казан самолет заводында инженер-конструктор юлын сайлаган, шулай ук квадрокоптерлар җибәрергә өйрәнгәннәр. Боларның барысын да хәрби егетләр аеруча кызыксынып тыңлады.
Балалар хәрбиләр өчен патриотик темага шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ә балалар язган өчпочмаклы фронт хатларын алар дулкынланып кулларына алдылар.
Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм башкалар катнашты.
— Кадерле вакытыгызны бүлеп безнең белән очрашуга килгән өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Махсус операция башлангач, сез, беренчеләрдән булып, Ватан алдында бурычыгызны үтәүгә алындыгыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Илебезне, әти-әниләрегезне, балаларыгыз яши торган кече Ватаныбызны саклаучылар олы хөрмәткә лаек, — диде Разиф Галиевич.
Район башлыгы хәрбиләрне район икътисады, яңалыклар белән таныштырды һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр эш тәртибендә каралуын, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде, алга таба да аларга һәм гаиләләренә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
Очрашуга Кече Пәлчикәү авылыннан ялга кайткан хәрби дә килгән иде.
— Ял көннәрен гаиләм белән үткәрдем. Бу көннәр сизелмичә үтте, — диде ул.
Хәрбиләр һәм район җитәкчелегенең табын артында очрашуы ихлас, җылы мөгамәләдә узды. Районда ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларны төрле учреждениеләргә һәм предприятиеләргә чакыру традициягә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев