Зәйдә ял лагерьлары фестивале гөрләде
Бүген Зәй районында балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерьларының күмәк фестивале үтте. «Факел» үзәгендә оештырылган чарада район территориясендә эшләүче «Факел», «Ялта-Зәй», «Созвездие» лагерьлары командалары катнашты.
Балалар ял лагерьлары фестивале совет чорында еш үткәрелә торган чара булса да, һәр ял үзәгенең аерым хуҗалары булгач, әлеге күмәк бәйгеләрне оештыру ничектер онытылып киткән иде. Менә Зәйдә шул матур гадәтне яңадан торгызып, заманча шартларда оештыруны гамәлгә кертеп җибәрделәр.
Әлеге идея балаларның җәйге ялын оештыру чараларын планлаштыру комиссиясе эшендә күтәрелде. Бу тәкъдим белән чыккан «Факел» балалар лагеры башлыгы Валентина Потупчикның теләген район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев күтәреп алды.
— Без бергәләшеп фестивальне үткәрү өчен махсус положение әзерләдек. Лагерьлар эше башлануга һәр әйдаманга шуның нигезендә командалар туплау мөһимлеге җиткерелде. Ә гомумән, фестивальне уздыруның төп максаты төрле лагерьларда ял итүче балаларны үзара аралашуга, дуслык җепләрен ныгытуга юнәлдерү. Быел районыбызда халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы игълан ителде. Шуңа да лагерьлар арасындагы фестивальне символик төстә быелдан башлап, традицион төстә һәр ел саен дәвам итү күздә тотыла. Билгеле булганча, район территориясендәге ял урыннарында республиканың башка районнарыннан да балалар бар, алар төрле милләт вәкилләре. Без беренче муниципаль лагерьлар фестиваленең нәкъ менә "Факел"дан старт алуына бик шатбыз. Алга таба ул чиратлап башка ял урыннарында да уздырылачак, — ди Валентина Потупчик.
Ә райондагы тәүге фестиваль ачылышын балалар белән уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, "Татнефть«АҖнең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Рифдар Хәмәдьяров һәм район җитәкчеләре килгән иде.
— Балалар безнең киләчәгебез, дибез. Шуңа да аларның сәламәт рух, сәламәт тән белән үсүләре бик мөһим. Лагерьларыбыз коронавирус пандемиясе чорында эшләделәр, дөрес төрле чикләүләр булды, әмма алар барысы да балалар саулыгын күздә тотып куелды. Шуның нәтиҗәсендә лагерьларыбызда балаларыбызның авыруына, инфекция йоктыруына юл куелмады. Район территриясендә өч балалар ял лагеры эшли. Бер сменага 320 бала сыйдырышлы «Ялта-Зәй», 240 кешелек «Факел» һәм 120 кешелек «Созвездие» лагерьлары бар, алар һәрберсе 4 сменада җәй дәвамында балаларны кабул итә. Аерым тармак хезмәткәрләре балалары өчен оештырылган лагерьларның төзеклеге өчен без «Татнефть» җитәкчесе Наил Магановка, «Челтәр компаниясе» башында торучы Илшат Фәрдиевка рәхмәтле булсак, бюджет хисабындагы «Созвездие» лагерын уңайлы итүгә мөмкинлек биргәне өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Махсус кабул ителгән программа нигезендә соңгы өч елда без бу лагерьдагы шартларны югары таләпләргә җавап бирерлек итә алдык, әле алга таба да яңарту эшләре дәвам итәчәк. Менә шундый уңай шартларда балалар тәрбияли алуыбыз белән без бүген бәхетле. Ә яшь буынның үзара аралашып яшәве бик кирәк, бу фестиваль башлангычы шул максатларда озын гомерле булсын, — диде Разиф Галиевич.
Фестиваль барышында да санитар-гигиена таләрләренә зур игътибар бирелде. Алдан ук биредә махсус күзәтүләр үткәрдек, чөнки балаларның авырып китүенә юл куярга ярамый, дип ассызыклады «Роспотребнадзор» Зәй районындагы бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин.
«Факел»да кунакларны каршы алу «Мирас», «Азаль» балалар вокаль-хореогрфия ансамбле чыгышы белән башланып китте. Ә «Каприз», «Магия», «Легенда» бию төркемнәре күмәк татар халык биюен күрсәттеләр. Өч команда балаларның яшь аерымлыкларына карап стритбол, волейбол, футбол уеннарында, йөзүдә, "Күңелле стратлар«да ярыштылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Иҗади бәйге исә һәр команда тәкъдим иткән театрлаштырылган тамашадан һәм рәсем ясаудан торды. Һәр бала спорт уеннарында, иҗади бәйгеләрдә үз командасын алга чыгару өчен тырышты. Мәсәлән, Дина Сафина әле «Факел» лагерында беренче елын ял итә икән, шулай да инде ул үзе чыгыш ясаганда гына түгел, иптәшләре өчен дә чын күңелдән җан атып торды.
«Лагерьда ял чорында без бербөтен булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәүнең никадәр мөһим булуын тагын да ныграк аңладык», — ди ул.
Фестиваль кысаларында төрле мәйданчыкларда «Сугышчан дан» музее, балчыктан әвәләп сувенирлар ясау остаханәсе, «Планетирий» клубы эшләде. Аларда балалар Бөек Ватан сугышы чорында солдатлар кулланган көндәлек кирәк-яраклар, корал белән таныштылар, алар аша тарихка күз салдылар, балчык сувенирлар ясадылар, күк гөмбәзе, планеталарга карадылар. «Энергетик» Мәдәният сараенда эшләүче балчыктан әвәләп ясау остаханәсендә Ксения Жижикина әле тәүге тапкыр остаханәгә килгән Заринаны да чүлмәк ясарга өйрәтте.
«Мин беренче тапкыр бу эшне эшләп карасам да, шундый матур чүлмәк килеп чыгуына шатландым», — ди кызчык.
Ә һәр лагерьга аерым тукталсак, аларның һәрберсенең инде үз тарихы бар. «Созвездие» лагеры мәсәлән, 1957 елдан гамәлдә булган. Элек ул энергетиклар балалары өчен ачылган булса, хәзер муниципаль ял лагеры статусында эшли. Ел саен анда 500дән артык бала ял итә.
«Ялта-Зәй» лагеры исә быел үзенең унеллык юбилеен билгели. Кышын чаңгычы спортчыларны кабул итсә, җәен аның ишекләре укучылар өчен ачык. Биредә җәйге чорда 1300 бала ял итә.
Ә «Факел»га егерме ел. Монда 1000гә якын бала саулыгын ныгыта.
Фестивальдә өч лагерьдан 150 бала катнашты. Алар ярышлар тәмамлануга нык арган булсалар да кәефләре күтәренке иде. Хәтта азакка балалар үзара аралашып, берләшеп үзләре аерым бер фестиваль командасына әверелделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев