Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары эшен яңартты

Шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю буенча өч пункт эшли, теләгән һәркем мобилизацияләнгән якташларыбызга һәм Лисичанск халкына гуманитар ярдәм күрсәтә ала.

Зәйдә янә гуманитар ярдәм кабул итү башланды. Шәһәрдә төрле микрорайоннарда шундый өч пункт эшли. Үзәк склад "Энергия" стадионында урнашкан. Иске Зәйдә гуманитар ярдәмне яшьләр үзәгенә, Мирный бистәсендә мәдәният йортына китерергә мөмкин. Пунктлар дүшәмбедән җомгага кадәр 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр эшли.

Хәйрия ярдәме күрсәтү буенча сораулар булганда, 3-41-33, 6-61-48, 7-12-21 телефоннары буенча бирергә мөмкин. Моннан тыш, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды: 3-31-00 (дүшәмбедән җомгага кадәр 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр).

Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак саклана торган ризыклар, әйтик, консервлар (ит, балык, сөт, борчак, кукуруз һәм фасоль), пакетлы чәй, эри торган кофе, ультрапастеризацияләнгән һәм коры сөт, макарон эшләнмәләре, ярмалар һәм башкалар кабул ителә. Шулай ук гигиена чаралары да – теш пастасы һәм щеткалары, шампунь, юыну һәм юу өчен сабыннар, кырыну өчен күбек, кер юу порошогы, бәдрәф кәгазе җыела. Кирәкле әйберләр исемлегендә куртка һәм пуховиклар, аяк киеме, футболкалар, флистан тельняшкалар, термокием, трико, носки, перчаткалар, бияләйләр, шапкалар һ.б. бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев