Зәйдә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир бара
Ярышларда 12 командада 230 спортчы катнаша.
Бүген - 16 ноябрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында грек-рим көрәше буенча Ильмир Баһаутдинов истәлегенә турнир башланды.
Ильмир Вәдүтович 1974 елның 29 декабрендә Зәйдә туган. Кече яшьтән спорт белән шөгыльләнгән. Аеруча көрәш, хоккей төрләрен үз иткән. Ильмир Баһаутдинов Зәй районы спортын үстерүгә, яшь көрәшчеләр өчен мөмкинлекләр тудыруга өлеш керткән. Кызганыч, ул 47 яшендә фани дөньядан китеп барган.
Хәзер исә яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләүгә игътибар бирелә, аның исеменә көрәш турниры уздыру да шул максаттан.
Көрәш келәменә исә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Ютазы, Чаллы, Казан, Зәй, Удмуртия Республикасының Можга спортчылары чыкты.
Ярышларны тантаналы ачуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Республикасының грек-рим көрәше буенча җыелма командасы баш тренеры Данис Таһиров, Казан шәһәре көрәш Федерациясе рәисе Рамил Сөләйманов, Зәй шәһәре көрәш Федерациясе рәисе Николай Тихонов, Ильмир Баһаутдиновның әнисе – Оркыя Мирзаһит кызы катнаштылар.
Оркыя ханым үз чыгышында улының истәлеген шушы рәвешле мәңгеләштергәннәре өчен оештыручыларга, катнашучы яшь көрәшчеләргә рәхмәт белдерде.
Турнирга спонсорлык ярдәме күрсәтүче Николай Тихоновка ТР Көрәш Федерациясе Рәхмәт хаты тапшырылды.
Спорт бәйрәмен ачуга Наталья Яковлева җитәкчелегендәге «Легенда» хореография ансамбле чыгышы ямь өстәде.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев