Зәйдә Донбасста һәлак булган балаларны искә алдылар
27 июль Россиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне дип игълан ителде.
«Энергетик» Мәдәният сарае каршында узган митингта “Минем ишегалды лагере”на йөрүче балалар катнашты.
Чарада балаларга әлеге көннең асылы турында сөйләделәр, аерым вакыйгаларга да тукталдылар.
Митингка килүчеләр вакытсыз гомерләре өзелгән Донбасс балаларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Акциянең символы булган ак күгәрченнәр элделәр, шәм кабыздылар, чәчәкләр куйдылар, йомшак уенчыклар калдырдылар.
Митингка җыелучылар каршында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев