Зәйдә Донбасста һәлак булган балаларны искә алдылар
27 июль Россиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне дип игълан ителде. Акциянең символлары булып ак кәгазьдән ясалган күгәрченнәр, ак чәчәкләр, шарлар, кәгазь көймәләр тора.
«Энергетик» Мәдәният сарае каршында узган митингта “Минем ишегалды лагере”на йөрүче балалар катнашты.
Сугыш бик куркыныч нәрсә, анда балалар гомере өзелү аеруча аянычлы.
Чарада балаларга әлеге көннең асылы турында сөйләделәр, аерым вакыйгаларга да тукталдылар. Украина ягыннан кораллы агрессия чорында ДНР территориясендә 228 бала һәлак булган, яраланучылар - 792.
Митингка килүчеләр вакытсыз гомерләре өзелгән Донбасс балаларын бер минут тынлык белән искә алдылар, куелган банер янына акциянең символы булган ак күгәрченнәр элделәр, шәм кабыздылар, чәчәкләр куйдылар, йомшак уенчыклар калдырдылар.
Митингка җыелучылар каршында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясады.
-Кадерле балалар, бездә истәлекле даталар бик күп. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел узды. Без фашизмны җиңдек дип уйладык, әмма ул янә баш калкытты. Бүгенге көндә безнең егетләребез махсус хәрби операциядә нацистларга каршы көрәш алып бара. Балалар гомере вакытсыз өзелергә тиеш түгел. Сез тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез, үз илегезнең чын патриотлары булып үсегез, - диде чыгышынды Алексей Васильевич.
Митингта шулай ук махсус хәрбия операциядә үз теләге белән катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераны Александр Иванов та катнашты.
-Минем бүген ничек итеп безнең анда подваллардан балаларны чыгаруыбыз күзалдыма килде. Алар бик кыен шартларда яши. Бүгенге көндә безнең егетләребез аларның иминлеге өчен көрәшә. Махсус хәрби опреациядәге ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын, ә балаларыбыз бәхетле булсын, шат авазлар гына ишетелеп торсын, - диде ул.
Мәйдән тирәли үтеп баручы яшь әниләр дә балалары белән бирегә килде.
-Безнең әтиебез махсус хәрби операциядә катнаша. Бу вакыйгалар безгә дә кагылды. Мондый чаралар балаларга битараф калмыйча, аның асылын аңларга ярдәм итә, - диде ике яшьлек баласын җитәкләгән яшь әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев