Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә десантчылар бәйрәм итте

Бүген һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу көнне башларына зәңгәр берет, өсләренә  тельняшкалар киеп, кулларына ВДВ флагы тотып урамнарга чыккан ир-егетләрне очратсагыз, аптырап калмагыз. Алар – десантниклар. Һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр әнә шулай  бер-берсе белән очрашып, хәрби хезмәт елларын сагынып искә алалар, десантчы булулары белән чиксез горурланалар. 

Зәй десантчылары Җиңү бульварына  җыелдылар. Әйтергә кирәк, десантчыларның сафы елдан-ел яшәрә бара. Бәйрәм тантанасында 150ләп десантчы катнашты. Аларның иң яшенә  20 яшь булса, иң өлкәненә - 76 яшь.

Хамат Ситдыйков 2 июльдә генә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп туган якларга кайткан. Хезмәтен Наро-Фоминскийда узган. Хаматка дөньяда чуалышлар барган вакытта ил чигенә басарга да туры килгән. Ул үзе теләп Брянск өлкәсендә Ватан иминлеген тәэмин итүдә катнашкан.

Десантчылар көнендә катнашучы иң өлкән кеше - Михаил Тарасов - 1966 елда армия сафларына алынган.

- Яшьләргә армиягә барудан курыкмаска чакырам. Армия - ул яшь егетләр өчен чын тормыш мәктәбе, - ди Михаил.

Десантчыларны бәйрәм белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов котлады. Арадан киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Чарада катнашучылар арасында Сарсаз-Баграж егете Юрий Мартемьянов та бар иде. Аның апасының улы Алексей Агашкин махсус хәрби операциядә һәлак булды. Юрий бәйрәмгә Алексейның улы Сергейны да алып килгән.

-Мин үзем армия хезмәтен Чехословакиядә һава десанты гаскәрләрендә үттем. Десантниклар армиядә дә, тыныч тормышта да теләсә нинди катлаулы хәлдән чыга беләләр, беркайчан югалып калмыйлар. Быел армиядән кайтканга 37 ел булса да, анда узган еллар минем өчен бик кадерле. Яшь буын да ватанпәрвәр булып үссен, әти-абыйларының батырлыгын белсен дип, энемне дә бәйрәмгә алып килдем, - диде Юрий.

Махсус хәрби операциядә катнашып, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Георгий Борисов та тантанага ике улын алып килгән. Ул да улларымны Ватаныбыз сакчылары үрнәгендә тәрбиялисем килә, диде.

Десантчыларны шулай ук бәйрәмнәре белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов, район десантчылар берлеге рәисе Борис Кондрабаев котлады.

Ахырдан махсус хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашкан Илнар Солтанов, Александр Иванов, Евгений Ильин, Сергей Изосимовка  “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” медальләре тапшырылды. Сергей белән Евгений “Хәрби батырлык өчен” медаленә дә ия булдылар.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен сылтама:  heroes-tatarstan. ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев